Әбу Зәрр әл-Гыйфари

(Äbu Zärr äl-Ğifari битеннән юнәлтелде)

Әбу Зәрр әл-Гыйфари (гарәп. أبو ذر الغفاري‎; ? - һ. 32, 651 ел) Мөхәммәд галәйһиссәләмнең билгеле сәхабәләренең берсе. Чын исеме:Җундуб ибне Җәнада.

Әбу Зәрр Мәккәдән ерак түгел булган Ваддан үзәнлегендәге Гыйфар кабиләсеннән була. Әлеге кабилә вәкилләре җирләреннән үтүче кәрваннардан ясак җыю белән шөгыльләнгәннәр.

Әбу Зәрр исламга кадәр үк потларга табынудан баш тарта, ә бераллалыкка өндәүче пәйгамбәр килгәнен ишеткәч, энесе Әнисне аның янына дине турында белешергә җибәрә, ә аннары үзе Мәккәгә килә, ләкин беркемгә дә шәһәргә килү максатын әйтми. Ул Мөхәмәмәд галәйһиссәләмне Кәгъбә янында көтә. 3 төнне Әбу Зәрр Гали ибне Әбү Талиб йортында үткәрә, ә аңа шәһәргә килү сәбәбәен әйткәч, Гали аны Мөхәммәд галәйһиссәләм янына алып бара. Әбү Зәрр Мөхәммәд галәйһиссәләмне "Әссәләмү галәйкүм" дип сәләмләгән беренче кеше була, шуннан соң бу сәләмләү киң тарала. Әбү Зәрр, бераз Мәккәдә торгач, кире кабиләсенә кайтып, аларны исламга чакыра башлый. Кабиләсенең күп өлеше аңа иярә, ә калган өлеше, Мәккәне ачудан соң, ислам динен кабул итә.

Чокыр сугышыннан соң, Әбү Зәрр Мәдинәгә күчә. Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, ул шам җирләренә китә, анда Әбу Бәкер һәм Гомәр хәлифә булган вакытта яши. Госман, хәлиф итеп сайлангач, аны Мәдинәгә чакыра, ә бераздан шәһәр янындагы әр-Рабзә авылына җибәрә.

Әбү Зәрр һ. 32 елда вафат була.

Сылтамалар үзгәртү