Татарстан (журнал)

(«Җитәкче» битеннән юнәлтелде)

«Татарстан» журналы (рус. журнал «Татарстан») — Татарстанда 1920 елның декабреннан нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси hәм әдәби-нәфис басма. Татар һәм рус телләрендә басыла.

Татарстан
Татарстан
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А3


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Баш мөхәррир

Татьяна Вафина

Нигезләнде

1920

Тел

татар теле, рус теле

Төп офис

{{{төп офис}}}

Тиражы

6 000
↓ 3 500 (2020)
↓ 2 400 (2022 , № 12)


язылу индексы

73377

Веб-сайт: protatarstan.ru
Журналның 2015 елгы 3 саны

Юнәлеше үзгәртү

Татарстан җөмһүрияте һәм татарстанлылар өчен иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Һәр санда республика тормышындагы мөһим яңалыклар турында мәгълүмат бирелә. Хакимият һәм бизнес кешеләре белән эксклюзив интервьюлар басыла. Эшлекле даирәләргә һәи иҗтимагый оешмаларга һәртөрле мәсьәләләргә үз карашларын белдерергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудырыла. Басманың аудиториясе — актив тормыш позициясе булган, уйларга һәм карар чыгарырга сәләтле, республиканың һәм башкаланың эшлекле һәм сәяси, рәсми тормышында катнашучы шәхесләр.[1]

Татарчасы үзгәртү

2009 елның ноябреннан, рестайлинг сәбәпле туктап торганнан соң, татарча басмасы чыга башлый. Татарча басманың күләме 64 полоса. 2/3 өлешен рус телле басмадан тәрҗемә алып тора. 1/3 өлешендә генә татар публицистларының җөмһүриятнең көн кадагындагы мәсьәләренә, татар теле язмышына, татар мәдәниятына, мәгарифкә кагылышлы хезмәтләре басыла. Алар арасында Вахит Шәрипов, Хәмидә Гарипова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Артем Субботкин язмалары аерым урын били.

2010 елларда булып узган инновацияләр сәбәпле, журнал укучыларын югалтып бетерә һәм төрле җәмәгать урыннарында бушка таратыла башлый.

Тарих үзгәртү

90 елдан артык тарихында басма күп мәртәбәләр исемен алыштыра. Фирканең идеология рупорыннан иҗтимагый-сәяси аналитик басмага әверелә.

  • 1920 елның 1 декабрендә «РКП (б) Татар өлкә комитеты хәбәрчесе» (Вестник Татарского областного комитета РКП(б)) дигән исеме белән чыга башлый. Беренче сан ТАССР төзелү турында Декрет имзаланганнан соң 3 000 данә булып чыга. Беренче мөхәррире Александр Таняев (фирка өлкә комитетының беренче сәркатибе).
  • 1921 елның 1 сентябреннән «Агитатор юлдашы» (Спутник агитатора) дип атала башлый. Дүрт саны чыга.
  • 1921 елның ноябреннән «Коммунистчыл юл» (Коммунистический путь) итеп үзгәртелә. 26 саны чыга. Тиражы 1200 данәдән 2000 гә кадәр була.1922 елда беренче мәртәбә реклама урын ала. 1923 елда язылу түләүлегә әйләнә: 1 айга — 6 сум.
  • 1925 елның 21 гыйнварыннан «Ильич юлы» (Путь Ильича) дип үзгәртелә. Сәяси материаллар белән бергә, әдәби әсәрләр дә — шигырьләр, очерк, хикәяләр, рәсем-фотолар пәйда була.
  • 1925 елның 1 маеннан — «Причал». Җаваплы мөхәррир — Г. Цыпин.
  • 1926 елның мартыннан — «Фирка активисты юлдашы» (Спутник партийного активиста). Рус телендә ун мәртәбә чыга. Татар телендә «Җитәкче» журналы чыга башлый. Ул 1932 елга кадәр чыга, аннан исеме «Татарстан большевигы» итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышына кадәр шул исемдә 139 саны чыга.
  • 1932 елдан «Татарстан большевигы» рус телендә дә чыгарыла башлый. «Большевик Татарии» 1941 елга кадәр чыга. Тиражы 3 000. Җаваплы мөхәррирләр Б. Абдуллин (1935), Л. Пинхасик.
  • Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң журнал чыгарылмый.
  • 1958 елдан — «Татарстан коммунисты» (Коммунист Татарии). Тиражы төрле елларда 6 мең - 30 мең.
  • 1991 елдан хәзерге исеме («Татарстан») белән чыга[2].
  • 2004 ел — Республика дәүләт учреждениесе статусын ала.
  • 2009 елТатмедиа филиалы дәрәҗәсенә төшерелә, татарча чыгарылыш бетерелә.
  • 2012 елда, А. Тюрин җитәкчелегендә «апгрейд» алып, яңача бизәлеп чыга башлый.
  • 2013 елның апреленнән электрон версиясе 2016 елның 6 март көнендә архивланган. булдырылган.

Мөхәррирләре үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

Журналның 2022 елның беренче саны тышлыгына Ә. Шәймардановның ике картинасы бергә урнаштырыла: «Шыпырт, тычканнар» һәм «Ак мәче». Бу вакыйга урыс милләтчеләренең хисләрен кузгата,[3] чөнки ак мәче ягында — мәчет, кара мәче ягында чиркәү була. Русия электрон матбугатында зур шау-шу куба.[4] Чынлыкта, ике картина да бер үк икенче план белән ясалалар. Ә тышлыкта ике рәсем дә киселеп, биткә укмаштырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәсми сайтның «Басма турында» бүлегендә, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-04-24 
  2. Асия Махнина. «Татарстан» журналының 9 гомере. «Татарстан (журнал)», 2020 ел, гыйнвар, 16-19нчы бит
  3. Свежий январский номер печатного журнала «Татарстан». РОССИЯ 24/7, 26.01.2022
  4. Русофобия в Татарстане или просто плохой дизайн?

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү