Зин әл-Габидин бин Гали

(Zin äl-Ğäbidin bin Ğäli битеннән юнәлтелде)

Зин әл-Габидин бин Гали, гарәп. زين العابدين بن علي‎, фр. Zine el-Abidine Ben Ali (1936 елның 3 сентябре, Хаммам-Сус, Тунис) — Тунисның дәүләт һәм хәрби эшеклесе. Тунис байрагы Тунис президенты (1987-2011). Генерал (1977).
2011 елда халык күтәрелеше нәтиҗәсендә, илдән китеп, Согуд Гарәбстанында сәяси сыену урыны таба.
2012 елда Тунис хәрби трибуналы, нәмаешта йөрүчеләрне үтерүдә гаепләп, читтән торып гомерлек тоткынлыкка хөкем иткән.

Зин әл-Габидин бин Гали
Тунис президенты
Вазыйфада
1987 ел – 2011 ел
Аңа кадәр Хәбиб Бургиба
Дәвамчысы Мөхәммәт Ганнуши в.б.
Фуат Мебазав.б.
Мәнсаф Марзуки
Тунис премьер-министры
Вазыйфада
1987 ел – 1987 ел
Аңа кадәр Рәшит Сфар
Дәвамчысы Һәди Бикуш
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 сентябрь 1936(1936-09-03) (88 яшь)
Хаммам-Сус, Тунис
Үлгән Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Җиддә[d], Мәккә провинциясе[d], Согуд Гарәбстаны
Сәяси фирка ДКБ
Җефет Лейла Бен Али[d] һәм Найма Бен Али[d]
Белем Сен-Сир хәрби академиясе (Франция)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1936 елның 3 сентябрендә Туниста Хаммам-Сус шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Франциянең Сен-Сир хәрби академиясен, Шалон-сюр-Марн артиллерия укуханәсен, АКШта разведка, хәвефсезлек югары мәктәбен һәм ҺҺС мәктәбен тәмамлаган.

1958 елдан Тунис әрмесе генераль штабы офицеры, хәрби хәвефсезлек хезмәте башлыгы.

1974-1977 елларда Мароккода хәрби атташе, кайткач, Тунис саклану министрлыгы канцеляриясе шефы.

1977 елның декабреннән «генерал» хәрби дәрәҗәсендә Тунис милли хәвефсезлек хезмәте генераль директоры.

1980 елның апреленнән Тунисның Польшадагы илчесе.

1984 елның гыйнварыннан янәдән Тунис милли хәвефсезлек хезмәте генераль директоры.

1985 елдан Тунис милли хәвефсезлек министры.

1986 елның апреленнән Тунис эчке эшләр министры.

1987 елның 2 октябреннән Тунис премьер-министры (хәрби министр һәм эчке эшләр министры да).

Хакимияткә килүе

үзгәртү

1987 елда Тунис конституциясенең 57нче маддәсенә таянып, Тунис дәүләтенең «гомерлек» президенты Хәбиб Бургибаны (1903-2000) «ил белән идарә итә алмый» дигән табиблар белешмәсе нигезендә хакимияттән читләштерә. Сайлауларга кадәр ике ел президент в.б. булып тора. 1989 елда президент итеп сайлана. Тунис конституциясенең президент булып өч мөддәткә генә сайлана алу турындагы һәм президентлыкка кандидатның яшен чикләүче (70 яшь) маддәләре референдум юлы белән алып ташлана. 2009 елның 25 октябрендә узган президент сайлауларда бишенче мәртәбә (1989, 1995, 1999, 2004, 2009) ил президенты итеп сайлана.

2011 елның гыйнварында илдәге югары инфляция, эшсезлек һәм коррупциягә каршы күтәрелгән халык чуалышлары («Ясмин инкыйлабы-2»)[3] нәтиҗәсендә илдән качарга мәҗбүр була, Согуд Гарәбстанында сәяси сыену урыны таба[4].

2011 елның 20 июнендә Тунис суды З. бин Галине һәм аның яшь хатыны Ләйлә Трабелсине 35 елга иректән мәрхүм итәргә һәм 65 млн $ штрафка тартырга хөкем чыгара.

2012 елда Тунис хәрби трибуналы, нәмаешта йөрүчеләрне үтерүдә гаепләп, читтән торып З. бин Галине гомерлек тоткынлыкка хөкем иткән.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыннары:
I Нәгыймә Кефи
II Ләйлә Трабелси
Балалары: улы Мөхәммәт (II никахыннан)
кызлары Газва, Дорсаф, Сирин (I никахыннан),
Несрин, Хәлимә (II никахыннан)

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Former Tunisian President Zine El Abidine Ben Ali dies aged 83, reports say
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Ясмин инкыйлабы. Лента.ру, 15.01.2011
  4. Согуд Гарәбстаны качкан Тунис президентын кабул итте. Интерфакс, 15.01.2011
Элгәре:
Хәбиб Бургиба
  Тунис президенты
19872011
Аннары:
Мөхәммәт Ганнуши
Элгәре:
Рәшит Сфар
  Тунис премьер-министры
19871987
Аннары:
Һәди Бикуш