XX гасыр башында татар халкының милли хәрәкәте

Татар милли хәрәкәте. “Иттифак-мөслимин” Татар милли хәәкәте XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килә. XX йөзьеллык башында И.Гаспралы,Р.Фәхретдин, Г.Барудидан кала,җәдитчеләр арасында бигрәк тә күренекле фигуралар булып публицистлар Муса Бигиев,Рәшит Ибраһимов,Кашшаф Тәрҗеман, язучы,нәшер итүче Фатих Кәрими,педагог Габдулла һәм Гөбәйдулла Буби,аларның сеңелләре Мөхлисә Буби,Буа шәһәренең бер мәдрәсәсенең укытучысы Хади Атласыйлар таныла.Аларга меценат – эшмәкәр бертуган Рәмиевлар,Акчуриннар гаиләсе,Ырынбур сәүдәгәрләре Хөсәеновлар һәм башкалар ярдәм итәләр.Җәдитчеләр идеяләрен алга сөрүдә “Тәрҗеман”гәҗите,ә 1906 елның февраленнән “Вакыт”гәҗите һәм 1908 елдан башлап кушымта булып чыгучы “Шура”журналы мөһим роль уйный.Бу ике басма да Ырынбурда бертуган Рәмиевлар ярдәме белән нәшер ителә.Аларны күп кенә Рәсәйнең мөселман өлкәләрендә яратып укыйлар. Җәдитчеләр хәрәкәтенә каршы кадимчеләр актив көрәш алып баралар.Бу консерватив хәрәкәтнең билгеле вәкилләре булып Нократ губернасы Тентәр авылы ишаны И. Динмөхәммәтов,Казан сәүдәгәре һәм нәшриятче Сәйдәшев санала. Беренче Рәсәй инкыйлабы татар җңмгыятенең сәяси активлыгын уятты.Милли тигезлекне тудыруга омтылу,халыкның дини гадәтләренең иркенлеге үтәлешен тормышка ашыру,илнең сәяси тормышында катнашу теләге төрле халык катламнарын били.Вәис исемендәге хәрәкәт барлыкка килә.Җәдитчеләр сәяси төс кабул итәләр. Җәдитчелек нигезендә Россия мөселманнарының либераль-демократик партиясе «Иттифак аль-муслимин» (Мөселманнанар берлеге) формалаша. Аның барлыкка килүенә 1905 елда Казанда узган татар либералларының гыйнвар җыелышы һәм Чистайда милли буржуазия вәкилләренең май киңәшмәсе сәбәпче була. Шул ук елның августында Түбән Новгородта 120гә якын кеше катнашында Беренче Бөтенроссия мөселманнар съезды легаль булмаган рәвештә узды, һәм шулар арасында Ф. Туктаров һәм Г. Исхакый да бар иде. Съездны оештыручылар «Густав Струве» пассажир пароходын арендага алып, сәяхәт вакытында анда 6 сәгатьлек утырыш үткәрде. Шунда мөселман Бөтенроссия сәяси оешмасын төзү турында карар кабул ителде. Съезд резолюциясендә мөселманнарның илдәге православие халкы белән сәяси, милек һәм дини хокукларындагы тигезлекне тәэмин итү турында сөйләшүләр барды. Алдагы ике съездда (1906 елның гыйнвары һәм августы) партия тулысынча рәсмиләштерелә. Устав һәм программа кабул ителде, ҮК «Иттифак әл-мөслимин» рәисе сайланды. «Мөселман берлеге» җитәкчелек составына Р. Ибраһимов, Й. Акчура, И. Гаспринский, С. Алкин, М. Бигиев, Г. Баруди, Г. Буби һәм тагын сигез кеше кабул ителде. Казанда партиянең басма органнары булып «Казан мөхбире» («Казанские ведомости») һәм «Әхбар» («Известия») газеталары тора. Татар либералларының таләпләре күп очракта кадетларның партия программасы белән охшаш була. Бу - Россиядә конституция төзелеше, гомуми сайлау хокукы, демократик ирекләр һәм башка нигезләмәләрне билгеләү. Шул ук вакытта «Мөселман берлеге» диннәрнең тигезлеге турында чыгыш ясады, ә иң мөһиме милли-мәдәни мохтариятне таләп итте. Шулай ук өч бөтенруссия корылтаенда мөселман халкын берлэштерү буенча кайбер оештыру чаралары билгеләнгән иде. Шулай итеп, Руссиянең 16 районы һәм шәһәре аталды, анда мөселманнар халыкның шактый яисә сизелерлек өлешен тәшкил иттелэр. “Мөселман берлегенә төбэк бүлекләрен оештыру күздә тотыла, мәсәлән: Бакуда (Кавказ районы), Симферопольдә (Кырым), Мәскәүдә, Минскта (Литва районы), Әстерхан (Түбән Идел буе), Казан, Уфа (Уфа районы), Ташкентта (Төркестан районы), Иркутск (Себер районы), Семипалатинск (Семипалатинск районы), Верн (Семиречь районы), Ашхабадта (Каспий Арты районы). Бу шәһәрләрнең сигезе совет хакимияте каршындагы милли-дәүләт берәмлекләре башкалаларына әйләнә. Беренче бөтендөнья сугышы башлануга татар либераллары партиясе сәяси аренадан төште. П. А. Столыпин Хөкүмәте «рус милләтчелеге сәясәте»н үткәрә. Мәсәлән, 1910 елда аларга «Идел буе крае буенча аерым киңәшмә» үткәрелә, анда эзлекле рәвештә «чит ил кешеләрен руслаштыру»бурычы куелган була. Мөселманнарга каршылыклар арта, тентү һәм мөселман әһелләрен кулга алу көндәге куренешкә әйләнә. 1911 елда хакимият тарафыннан Яңа " Иж-Буби» мәдрәсәсе ябыла, 14 мулла һәм укытучы кулга алына. Кара хәрәкәт көчәю шартларында кайбер «мөселман берлеге» эшлеклеләре чит илгә китәргә мәҗбүр була. Ә кадетларның бер өлеше хөкүмәтнең милли мәсьәләдә тоткан позициясенә ярдәм итү алар белән берлек мөмкинлеген тарайтта .

Искәрмәләр үзгәртү