Вакытлы хөкүмәт

(Waqıtlı xökümät битеннән юнәлтелде)

Вакытлы хөкүмәт (2 (15) март - 25 октябрь (7 ноябрь) 1917) - Николай II һәм аның энесе Михаил Александр улы тәхеттән баш тарттыру (Февраль инкыйлабы) нәтиҗәсендә килеп чыккан, үз-үзен билгеләгән (туры сайланмаган) Россиянең югары башкарма-җитәкчелек һәм кануннар чыгару хакимият органы.

Беренче Вакытлы хөкүмәт (Львов хөкүмәте: март-июль 1917, Июль кризисына кадәр)
Кенәз Георгий Львов - Вакытлы хөкүмәтнең беренче рәисе (март-июль)

Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә бәреп төшерелә.

Тарих үзгәртү

 
Александр Керенский - Вакытлы хөкүмәтнең икенче рәисе (июль-октябрь)

1917 елның 26 февралендә Николай II Петроградтагы бәрелешләр сәбәпле 4-нче Дәүләт думасының эшчәнлеген туктата.

27 февральдә баш күтәргән эшчеләр һәм солдатлар Дума утырган Таврия сараен басып ала, Дәүләт думасының Вакытлы комитеты булдырыла, 4-нче Думаның рәисе октябрист Родзянко ул комитетны җитәкли.

Петроград гарнизонының солдатлары (170 мең) Петроград Советын яклый, аның беренче утырышы 27 февральдә уза, анда күпчелекне эсерлар һәм меньшевиклар тәшкил итә.

1 мартта Думаның Вакытлы комитеты, Конституцион-демократик фирка һәм Прогрессив блок бюросы, шулай ук Петроград эшчеләре һәм солдатлар депутатлары советының вәкилләре катнашында хөкүмәтне төзи. Үзе төзелгән яңа хөкүмәт 17 сентябрьдә Оештыру җыелышына сайлауларны билгели.

2 мартта басым астында Николай II тәхеттән баш тарта һәм мирас хокукын энесе бөек кенәзе Михаил Александр улына тапшыра.

3 мартта Михаил Александр улы басым һәм Керенский тарафыннан янау сәбәпле тәхеттән баш тарта, тик Оештыру җыелышының халык карары нәтиҗәсендә югары хакимиятне кабул итәргә ниятен күрсәтә.

Параллель рәвештә Вакытлы хөкүмәт һәм Советлар (иң зурысы Петроград советы) эш итәләр, шул чор "ике хакимиятлек" дип йөртелә.

Дәверләр үзгәртү

 
Хәрби-инкыйлаби комитетның игълан итүе, 24-25 октябрь 1917
  • Февраль-июнь 1917 - ике хакимиятлек чоры: Вакытлы хөкүмәт һәм Петроград советы, аларның легитимлыгы тиң, икәү түнтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.
  • Июль-август - бер хакимиятлек чоры, Июль кризисы чагында Вакытлы хөкүмәт юнкерлар, казаклар ярдәмендә сул көчләр баш күтәрүен бастыра, Советларны кысрыклап чыгара, большевикларны куып эзәрлекли. Керенский барлык хакимият үз кулында туплый, авторитарлык тәртибе формалаша, демократияләштерү туктатыла.
  • Август-октябрь - парламентаризм тулысынча бетә. Корнилов фетнәсен бастыру нәтиҗәсендә Вакытлы хөкүмәт сәяси хәл өстеннән контролен югалта, большевиклар роле Советларда һәм сәяси системада арта.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Вакытлы хөкүмәтнең өч составы икътисади кризис, сугыш дәвамы, эшчеләр һәм җир мәсьәләләре проблемаларын чишә алмаган. Нәтиҗәдә октябрьгә Вакытлы хөкүмәт халык яклавын, хуплавын тулысынча югалта, хәттә казаклар аны якларга баш тарта.

24-25 октябрьдә большевиклар Петроградта күперләр, вокзаллар, электростанция, телеграф ала. Кышкы Сарайны казаклар, юнкерлар, хатын-кыз батальоны саклый, ләкин казаклар "такылдык Керенский"не яклаудан баш тартып китә, юнкерлар матросларга зур каршылык күрсәтмичә Сарайга кертә, соңрак алар чигенә, һәм төнлә инкыйлаби матрослар Вакытлы хөкүмәтне кулга ала.

26 октябрьдә Ленин Советлар икенче җыелышында Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү хакында белдерә һәм Җир декреты, Солых декретын игълан итә.

14 ноябрьдә большевиклар Дәүләт Банкын басып алганнан соң, Вакытлы хөкүмәтнең икътисади-идарә эшчәнлеге тулысынча туктала.

Әдәбият үзгәртү

  • Васюков В. С. Внешняя политика Временного правительства. — М.: Мысль, 1966.
  • Мельгунов С. П. Как большевики захватили власть.// Как большевики захватили власть. «Золотой немецкий ключ» к большевистской революции / С. П. Мельгунов; предисловие Ю. Н. Емельянова. — М.: Айрис-пресс, 2007. — 640 с.+вклейка 16 с. — (Белая Россия). — ISBN 978-5-8112-2904-8
  • Журналы заседаний Временного правительства, март — окт. 1917 г.: В 4 т. / Сост. Е. Д. Гринько, О. В. Лавинская. — Т. 1: Март — апр. 1917 г. / Отв. ред. и авт. предисл. Б. Ф. Додонов. — М.: Росспэн, 2001. — 447 с. — ISBN 5-8243-0203-0
  • Журналы заседаний Временного правительства: март — окт. 1917 г.: В 4 т. / Сост. Е. Д. Гринько, О. В. Лавинская. Т. 2: Май — июнь 1917 гг. / Ред. Б. Ф. Додонов. — М.: Росспэн, 2002. — 511 с. — ISBN 5-8243-0227-8