USS John S. McCain (DDG-56)
USS John S. McCain (DDG-56) — УРО тибындагы эсминец «Арли Бёрк» тибы. АКШның Bath Iron Works верфенде төзелгән, хәрби-диңгез көчләренең Япониядә урнашкан Йокосука, диңгез станциясендә хезмәткә билгеләнгән.
USS John S. McCain | |
Көймә төре | «Арли Бөрк» төрендәге эскадра мина ташучылары[d] |
---|---|
Рәсми исем | USS John S. McCain |
... хөрмәтенә аталган | кече Җон Сидни Маккейн[d], өлкән Җон Сидни Маккейн[d] һәм Җон Маккейн[d] |
Хезмәтләндерүче | АКШ хәрби-диңгез көчләре |
Җитештерүче | Bath Iron Works[d] |
Төп порт | United States Fleet Activities Yokosuka[d] |
Озынлык | 505 Фут |
Рәсми веб-сайт | public.navy.mil/surfor/ddg56/Pages/default.aspx |
Язылу иле | Америка Кушма Штатлары |
Вымпел саны | DDG-56 |
USS John S. McCain Викиҗыентыкта |
USS John S. McCain 1999 елда диңгезгә чыккан. Аның экипажы - 327 кеше. Кораб ракеталар, зенит һәм артиллерия җиһазлары белән җиһазландырылган. Корабта шулай ук боралак урнаша. Кораб АКШ хәрби-диңгез көчләре адмираллары, сенатор Джон Маккейнның бабасы һәм әтисе хөрмәтенә аталган[1].
Джон Маккейн үзенең Твиттерында корабтагы хәрбиләр өчен дога кылганын язган[1].
Хәрби хезмәт
үзгәртү21 август 2017 ел. Малакка бугазы. АКШ хәрби-диңгез көчләренең "Джон Маккейн" исемле ракеталы хәрби корабы Сингапур ярлары янында Alnic MC нефть тенкерына бәрелгән[1].
Бәрелү хәрби кораб Сингапур портына кергән вакытта, җирле вакыт белән 06:24тә (Казан вакыты белән: 00.24) булган, дип хәбәр итә The New York Times. Нефть танкерында Либерия байрагы булган[1].
Бәрелү нәтиҗәсендә биш хәрби яраланган, тагын 10 хәрби хәбәрсез югалган. Эзләү-коткару эшләре алып барыла. Корабның арткы өлеше зыян күргән[1][2].
Искәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү
Бу — эскадра мина йөртүчесе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |