Танк

(Tanklar битеннән юнәлтелде)

Танк — чылбырлы тәгәрмәчкә нигезләнгән йөрешле бронялы сугыш машинасы. Нигездә төп коралы буларак пушка кулланыла.

Т-34-85 танкы

Атаманың килеп чыгышы

үзгәртү

«Танк» сүзе инглиз телендәге tank сүзеннән килеп чыккан. Ул «бак», «цистерна», «мичкә» мәгънәсен аңлата. Атаманың килеп чыгу тарихы түбәндәгечә: фронтка беренче танкларны җибәргәндә Британия контрразведкасы Англиядән Россия хөкүмәте эчәргә яраклы су ташыр өчен бер партия цистернага боертма бирде дигән имеш-мимеш тарата. Шул рәвешле танклар тимер юл буенча цистерналар кыяфәтендә фронтка юнәләләр.

Танкларның килеп чыгышы

үзгәртү

Беренче танклар Беренче бөтендөнья сугышы барышында килеп чыгалар. Сугыш барышында көнбатыш фронт позицион тигезләнеш урнашкан була һәм озак вакыт дәвамында фронт сызыгы бер урыннан күчми. Дошман фронтын өзер өчен яңа чаралар таләп ителә. Танклар бу максат белән уйлап чыгарылган булалар.

Танк идеясе 1915 елда Бөекбританиядә, Франциядә һәм Россия империясендә туа. 1916 елда Британиядә Mark I исеме астында беренче танклар килеп чыга.

Беренче танклар инглиз армиясе тарафыннан Сомма елгасында 1916 елның 15 сентябрендә Герман армиясенә каршы кулланыла.

Соңрак французлар 1917 елда бик уңышлы булган Рено FT-17 танкын эшләп чыгаралар.

Россиядә чыгарылган беренче танклар буларак Пороховщиков танкы һәм тәгәрмәчле Лебеденко танкы санала.

Сугыш арасы чоры танклары (19191938)

үзгәртү

Ике бөтендөнья сугышы арасында танклар зур үсеш кичерәләр һәм Икенче бөтендөнья сугышы башына алар инде гаять алга киткән сугыш машиналары булып җитешкән булалар. Бу дәвердә төрле танк вариацияләре эшләнеп карый һәм конструкторлар күп фикерләрдән баш тартырга мәҗбүр булалар.

Икенче бөтендөнья сугышы танклары

үзгәртү

Дөнья сугыш танк төзү өлкәсе алга зур адым ясый. 6 ел эчендә танклар аңа кадәрге 20 ел белән чагыштырганда зуррак үсеш кичерәләр.

Сугыштан соңгы танклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү