Таможня

(Tamğaxanä битеннән юнәлтелде)

Таможня яки тамгаханә (tat. lat. Tamğaxanä(үле сылтама)) - тауарларны, транспортны, һәм башка кирәк-яракларны таможня чиге аша күчерүне, тамгаханә тәртибен, салым түләүләрен, тамгаханә тикшерүен һәм тамгаханә теркәлүен тәэмин итүче дәүләт оешмасы.

Ауразия Таможня Берлеге

Таможня бәясе-таможня түләүләрен (пошлиналарны, таможня җыемнарын, акцизларны, НДС) исәпләү максатларында билгеләнә торган товар бәясе. Асылда салым базасы булып тора. Шулай ук товар бәясенә бәйле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне дәүләти җайга салуның башка чараларын куллану өчен кулланыла, шул исәптән тышкы сәүдә алыш-бирешләренә валюта контролен һәм дәүләтнең закон актлары нигезендә банкларның исәп-хисапларын да кертеп. Декларант тарафыннан билгеләнә, әмма билгеләүнең дөреслеге таможня органнары тарафыннан контрольдә тотыла. Россиядә кулланыла торган таможня бәясен билгеләү методлары дөнья практикасында кабул ителгән таләпләргә туры килә[1][2].

Сүз чыгышы үзгәртү

Таможня сүзе тамга сүзеннән килеп чыккан һәм татарча тамгаханә дип тә йөртелә. Тамгаханә системасы Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән. Алтын Урда эченә Рус Олысы дә кергән, ләкин рус теленең грамматикасы буенча татар Тамгаханә сүзен Таможня итеп бозып үзгәртелгән.

Казан ханлыгын һәм башка татар ханлыкларын буйсындырганнан соң рус дәүләте чукындыру һәм руслаштыру сәясәтен үткәрү нәтиҗәсендә татар теленә Тамгаханә сүзе урынына таможня сүзен көчләп кертелгән һәм еш кулланыла.

Тамганың икенче мәгънәсе - сәүдә салымы.

Тарих үзгәртү

Россиядә Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән тамгаханә системасы 1649 елда "Соборное Уложение" буенча үзгәртелгән, 1653 елда Таможня низамыкабул ителгән. Октябрь Инкыйлабына кадәр таможня хезмәте финанс министрлыгы эчендә булган.

Товарларны рәсми белдерү үзгәртү

Россиядә үзгәртү

Россия кануннары буенча товарларны рәсми белдерү тамгаханә белдерү кәгазендә яки башка язу, сөйләм, электрон ысул ярдәмендә Тамгаханә оешмасына бирелә.

Ауразия Тамгаханә Берлеге үзгәртү

Ауразия Тамгаханә Берлегендә (Россия, Беларус, Казакъстан) таможня белдерүе - язу яки электрон формада таможня белдерү кәгазе ярдәмендә Тамгаханә оешмасына тапшырыла.

Һөнәр бәйрәме үзгәртү

Халыкара тамгачы көне 26 гыйнварда бәйрәм ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтама үзгәртү