Тәүбә

(Täwbä битеннән юнәлтелде)

Тәүбә (гарәп. توبة‎) - ул тугызынчы сүрә, Аллаһтан курку сәбәпле, гөнаһны калдыру, аны кылганга үкенү һәм аңа бүтән кайтмаска ният итүне аңлатучы ислам термины. Ул теләсә-нинди гөнаһның кичерелүенең һәм аларның савабка әйләнүенең сәбәбе булып тора. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһны эшләмәгән кеше сыман"[1].Тәүбә - гыйбадәтнең бер төре.

Ибн Тәймия әйтүенчә, тәүбә ике төрле була: таләп ителә торган һәм мәҗбүри булмаган. Беренчесе Аллаһ кушкан һәм тыйганнарын үтәмәүдән булса, икенчесе - сөннәт гамәлләрне үтәмәүдән һәм мәкрухтан тыелмаудан.

Тәүбә шартлары үзгәртү

Тәүбә кабул ителсен өчен түбәндәге шартлар бар:

  • Гөнаһ кылудан туктау
  • Гөнаһ эшләгәнгә чын күңелдән үкенү
  • Аллаһтан гафу үтенү
  • Бүтән гөнаһка кайтмаска ныклы ният

Әгәр дә эшләнгән гөнаһ ничек тә булса башка кеше хокукларын бозса, саналган шартларга тагын берсе өстәлә:

  • Гаделсезлеккә дучар булган кеше алдында гаепне төзәтү.

Тәүбә вакыты үзгәртү

Тәүбә ике вакыйгадан соң кабул ителми:

  • Гаргарә (үлем алды хырылдавы) башлангач
  • Кояш көнбатыштан чыккач (Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйга).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү