Зауришийлар
(Saurischia битеннән юнәлтелде)
Зауришийлар (лат. Saurischia, бор. грек. кәлтә оча сөякле) — динозаврларның триас чорының уртасында барлыкка килгән беренче тәртибе. Кемдер зауришийларны һәм орнитишийларны архозаврлар өстәртибенең аерым төркемнәренә чыгара[1]. Динозаврларны, ләгәннәре төзелешендәге аерманы күреп, ике тәртипкә 1887 елда профессор Гарри Говьер Сили аерган[2]. Зауришийларның лонный сөяге, башка сөйрәлүчеләрнекедәй, алга юнәлешелгән, ә орнитишийларныкы, кошларныкыдай, — атрка[2].
Зауришийлар тәртибенең өч ботагы бар[1]:
- целурозаврлар — вак, җиңел, озынмуенлы һәм тиз ерткыч хайваннар. Иң бәләкәкәй динозаврлар — компсогнатуслар — бу төркемгә караганнар;
- карнозаврлар — эре, авыр һәм акрын ерткычлар. Шушы төркемгә тиранозавр рекс, спиннозавр һ.б. ерткыч гигантлар карый. Кайбер әдәбияттә целурозаврлар һәм карнозаврлар тероподларга бергәләштереләләр[2];
- завроподлар — авыр, бик эре, озынмуенлы һәм озынкойрыклы хайваннар. Кагыйдә буларак, үсемлекне ашаганнар. Шушы ботакка диплодоклар, платеозавр, маменчизавр һ.б. карыйлар.
Зауришийлар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Saurischia Сили, Гарри Говир, 1888 |
Таксономик ранг | тәртип |
Югарырак таксон | динозаврлар |
Башлану вакыты | 228000 тысячелетие до н. э. |