Research and Development - USA
Research and Development - USA (тат. Эзләнүләр һәм эшләнмәләр - АКШ) — АКШның ССРБ белән икътисади-мәдәни багланышларны үстерү максатында 1972 елның 17 июленнән алып, 17 августына кадәр Казанда уздырылган күргәзмәсе. Оештыручысы — USIA оешмасы.
Research and Development - USA | |
Урын | Казан |
---|---|
Башлану вакыты | 17 июль 1972 |
Тәмамла(н)у вакыты | 17 август 1972 |
Оештыручы | АКШның Мәгълүмат агентлыгы[d] |
Күргәзмә урыны итеп Үзәк стадион каршындагы мәйданчык сайланган. Шул уңайдан якындагы Киров урамындагы Успение чиркәвенең биек каланчасын сүтәләр.
Күргәзмәне барлыгы 370 мең кеше тамаша кыла. Кунак-тамашачыларны мул итеп өләшенгән сувенир продукция, АКШ турындагы журналлар белән җәлеп итәләр. Кунаклар белән эш итүче хезмәткәрләр буларак урыс телле американнар һәм АКШ татарлары хезмәт итәләр. Чит илдә яшәп тә, туган телен онытмаган милләттәшләрне күрү Казанда гомер иткән күп тамашачылар өчен гадәттән тыш хәл кебек кабул ителә. USIA төзеп калдырган аналитик язмадан билгеле булганча, күргәзмәне зыярат кылган татарлар милләттәш хезмәткәрләр белән үзләренең зарларын теләп уртаклашканнар. Борчылу уяткан төп мәсьәләләр: Казанда читтән килеп урысларның күпләп һәм туктаусыз урнашуы, татар мәктәпләренең азлыгы һәм кыен хәле, ислам диненең кысылуы, катнаш өйләнешүләр күплеге, татар теленең урыс алынмалары белән чуарлануы.
Шулай ук аналитик язманы төзүчеләр үзләре өчен гаҗәп күзәтүләр ясыйлар: балаларын ияртеп килгән, татарча аралашкан кешеләрнең балалары әти-әниләренә урыс телендә җавап кайтаралар, һәм күпчелек урыс кешеләре татарларга карата өстән карыйлар.
Күргәзмәнең Казан халкы арасында искиткеч уңышына карамастан, җирле матбугатта аның турында язмалар булмый диярлек. Нибары ачылу көнне Советская Татария белән Социалистик Татарстан гәзитләрендә бер юллык хәбәрләр урнаштырыла.
Бу күргәзмә шулай ук Тбилиси, Мәскәү, Волгоград, Донецк һәм Ленинград шәһәрләренең һәрберсендә берешәр ай эшли.
2 миллионга кадәр совет ватандашы хосусый милекчелекнең өстенлекләрен күрергә тиеш була. Күргәзмәгә АКШның 26 иң алдынгы корпорациясе фәнни-техник эзләнүләрен һәм эшләнмәләрен җибәрә. Танышу өчен куелган продукция һәм үрнәкләр Аполлон-10 космик модульдән башлап, кухня җиһазына кадәр була.[1]