Рюрик
Рюрик (? — 879) — Кулъязмалар буенча Киев Русе дәүләтендә Новгород кенәзлегенә нигез салучы, 862 елдан Новгород кенәзе, Рюриковичлар кенәз (соңрак патша) нәселен нигезләүче. Риваятьтәге варяг.
Рюрик | |
---|---|
Новгород кенәзе | |
Аңа кадәр | титул булдырылган |
Дәвамчысы | Күрәзә Олег |
Туган | билгесез ? |
Үлгән | 879 Бөек Новгород |
Җефет | Ефанда[d][1] |
Балалар | Игорь Рюрик улы |
Кайбер норман теориясен яклаучылар (алар арасында Нацизм идеологлары), Рюрик Ютланд Хедебю сәүдә үзәгеннән конунг Рөрик Ютландлы белән тиңлиләр. Славян юрамасы буенча: Рюрик - ободрит кенәз нәселеннән килеп чыккан, аның исеме "лачын" - кушаматы белән бәйле, ул славян телләрендә рарог дип йөртелгән. Кайбер норманизм теориясенә каршы булган тарихчылар Рюрикне тарихи шәхес булып санамыйлар.
Тарих
үзгәртүIX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Россиянең Европа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. «Повесть временных лет» елъязмасы буенча Рюрик - шушы берлекнең башлыгы булган.