Кара тишек

(Qara tişek битеннән юнәлтелде)

Кара тишек (ингл. black hole) — гадәттән тыш зур тартымлы фәза-вакыт өлкәсе, аны хәтта яктылык тизлеге белән хәрәкәт итүче объектлар да ташлап китә алмыйлар (шулай ук яктылык квантлары да - фотоннар).

Кара тишек
Сурәт
Кыскача исем BH[1], TN[2], ЧД[3], SL[4], BN[5] һәм ČL
Кайда өйрәнелә астрофизика[d]
Схематик иллюстрациясе
Моның каршысы ак тишек
 Кара тишек Викиҗыентыкта
Җирдән 54 миллион яктылык ел ераклыгында урнашкан Messier 87 галактикасының үзәгендәге үтә массив кара тишек фотосы радиодиапазонда туры төшерелгән
Зур Магеланн Болыты галактикасы каршында кара тишекнең сурәтләнгән күренеше. Кара тишекнең Шварцшильд радиусы белән күзәтүче ераклыгы чагыштырмасы 1:9 тигез
Кара тишек тирәсендә әйләнә торган кайнар плазма аккреция түгәрәгенең сурәтләнгән күренеше

Бу өлкәнең чиге вакыйгалар офыгы дип атала, ә аның хас зурлыгы — тартым радиусы. Иң гади очракта, сферик симметрияле кара тишектә ул Шварцшильд радиусына тигез:

,

биредә cяктылык тизлеге, M — җисемнең массасы, Gтартым даими зурлыгы.

Мондый фәза-вакыт өлкәләре барлыгының теоретик ихтималлыгы Эйнштейн тигезләмәләренең төгәл чишелешләреннән килеп чыга. Аларның беренчесен 1915 елда Карл Шварцшильд чыгара. Атаманың авторы төгәл билгеле түгел[6], әмма аны Джон Арчибальд Уилер тарата һәм беренче мәртәбә халык алдында 1967 елның 29 декабрендә «Безнең Галәм: мәгълүм һәм мәгълүм булмаган нәрсәләр (Our Universe: the Known and Unknown)» лекциясендә куллана[7]. Элегрәк мондый астрофизик объектларны «коллапсланган йолдызлар» яки «коллапсарлар» (ингл. collapsed stars сүзеннән), һәм ушандак «каткан йолдызлар» (ингл. frozen stars)[8] дип атаганнар.

Кара тишекләр чынбарлыкта булуы мәсьәләсе, аларның барлыгы килеп чыгуы тартым теориясе дөреслегенә тыгыз багланышлы. Заманча физикада стандарт тартым теориясе — кара тишекләрне барлыкка килүе ихтималлыгы алдан ышанычлы күрсәтүче гомуми чагыштырмалылык теориясе булып тора, әмма аларның булуы башка теорияләр кысаларында да мөмкин.

2019 елның 10 апрелендә Җирдән 54 миллион яктылык ел ераклыгында урнашкан Messier 87 галактикасының үзәгендәге кара тишек фотосы төшерелә, АКШ галимнәре 8 радиотелескоп ярдәмендә вакыйгалар офыгы булуын рәсми раслый һәм Гомуми нисбәтлелек теориясенең дөреслеген дәлилли.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://blackholecam.org/research/bhshadow/
  2. https://indico.cern.ch/event/416180/contributions/1886571/attachments/855161/1193826/marion.pdf
  3. http://www.jetp.ras.ru/cgi-bin/dn/r_153_0232.pdf
  4. https://www.spektrum.de/frage/ist-das-universum-ein-schwarzes-loch/1756410
  5. https://revistas.rcaap.pt/boletimspm/article/view/16879/13759
  6. Michael Quinion. Black Hole. World Wide Words. 2009-11-26 тикшерелгән.
  7. Лекциянең тексты «Phi Beta Kappa» студент җәмгыяте The American Scholar (Vol. 37, No. 2, Spring 1968) журналында һәм «Sigma Xi» җәмгыяте American Scientist (1968, Vol. 56, No. 1, p. 1–20) журналында басыла. Бу хезмәттәге битне әлеге китапта күчереп бастыралар: V.P. Frolov and I.D. Novikov, Black Hole Physics: Basic Concepts and New Developments (Kluwer, Dordrecht, 1998), p. 5.
  8. Чёрные дыры во вселенной