Полиен Яковлев

(Polien Yakovlev битеннән юнәлтелде)

Яковлев Полиен Николаевич (27 декабрь 1883 ел — октябрь 1942 ел) — СССР-ның немец фашистлары тарафыннан атып үтерелгән балалар язучысы, драматург. СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Полиен Яковлев
Туган 27 декабрь 1883(1883-12-27)
Тбилиси, Россия империясе
Үлгән 1942
Ростов-на-Дону, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] һәм Народная консерватория[d]
Һөнәре язучы, балалар язучысы, драматург

Биография үзгәртү

Полиен Николаевич Яковлев 1883 елның 27 декабрендә Тбилиси шәһәрендә хәрби табиб-провизор гаиләсендә туган.

1902 елда Острогожский гимназиясен тәмамлагач, ул бераз вакыт Мәскәү университетының филология факультетында укый, аннары студентлар забастовкасында катнашкан өчен университеттан чыгарыла. Белем алуын Суриков төсле һәм сынлы сәнгать, архитектура училищесында, аннары Мәскәү халык консерваториясендә дәвам итә.

19181920 елларда Кубандагы Славянск шәһәрендә, Усть-Лабинская станицасының хатын-кызлар гимназиясендә рәсем укытучысы булып эшли, Славянская, Полтава станицаларында укытучылар семинариясендә рәсем һәм музыка фәннәреннән укыта.

1924 елда Дондагы Ростовка күчеп килә. Ростовта «Ленинские внучата» гәзитенең баш мөхәррире булып эшли. Соңрак ул кече яшьтәге укучы балалар өчен «Октябренок» һәм «Костер» журналларын чыгара[1]. 1934 елда СССР язучыларының Беренче съездында делегат була.

1942 елның октябрендә Полиен Яковлевны фашистар кулга ала һәм төрмәгә утырта. Каладан чигенгәндә тоткыннарның барысы да атыла.

Иҗаты үзгәртү

Полиен Яковлевның мөхәррирләү һәм әдәби хезмәте Ростовка килгәннән соң башлана. Революцияга кадәр гимназистларның көнкүреш һәм холык-гадәтләре турында Яковлевның иң билгеле китабы — «Первый ученик»[2] повесте, анда язучы революция якынлашу вакытында яшәгән гимназистларның тормышы, тойгылары сурәтләнә. Кубандагы Ватандашлар сугышына аның ике повесте «Наша взяла» һәм «Девушка с хутора» багышланган.

Аның «После звонка» пьесасы совет мәктәбенең сугыш алдындагы үзенең тормышын сурәтли. Бу пьесасы Ростов яшь тамашачылар театрында куела. 1940 елда Горький исемендәге театрда аның «Гимназистлар» («Семья Мироновых») пьесасы сәхнәгә куярга әзерләнә. 2004 елда гына бу драмасы басыла.

«Рождение отряда» повесте Бөек Ватан сугышының беренче көннәренә багышланган. П. Н. Яковлевның соңгы әсәре булган «В родном городе» романы типография биналарына бомба төшүдән чыккан янгын вакытында янып юкка чыга.

Полиен Николаевичны «Повесть о детстве» повестенең авторы язучы Михаил Штительман, Вера Панова («Спутник» һәм «Сережа»), Виталий Губарев («Королевство кривых зеркал»), Елена Ширман («Изумрудное кольцо»), Вениамин Жак һәм башкалар үзләренең беренче педагогы һәм остазы дип саный[3][4].

Хәтер үзгәртү

Дондагы Ростовта язучы яшәгән йорт стенасына «Бу йортта 1934-1942 елларда Яковлев Николаевич Полиен яшәгән һәм эшләгән» дигән тактаташ куела.

Китаплары үзгәртү

Язучының түбәндәге әсәрләре чыгарылган:

  • Жмых и Мазан. — Ростов н/Д: Буревестник, 1925.
  • Наша взяла. — Ростов н/Д: Азово-Черноморское кн. изд., 1926.
  • Петькины друзья. — Ростов н/Д: Буревестник, 1925.
    • Дзинь-Фу-Фун. — Ростов н/Д: Севкавкнига, 1926.
    • Наша взяла. — Ростов н/Д: Северный Кавказ, 1931.
    • Старый и малый. — Ростов н/Д: Северный Кавказ, 1933.
    • Первый ученик. — М. — Л.: Изд-во Детской литературы 1941.
    • Первый ученик. — Ростов н/Д: Азово-Черноморское изд-во, 1934.
    • Первый ученик. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1938.
    • Девушка с хутора. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1949.
    • Девушка с хутора. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1966.
    • Девушка с хутора. — Ростов н/Д: Наша взяла. Краснодар, 1982.
    • Девушка с хутора. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1966.
    • Яковлев, П. Первый ученик: повесть /П. Н. Яковлев. — Ростов н/Д: Ростовское книжное изд-во, 1985. — 224с.
    • Гимназисты. (Семья Мироновых). — Ковчег, 2004.
    • Рождение отряда. Пятигорск, 1942

Әдәбият үзгәртү

    • Агуренко Б. «Все это хорошо, но мало, мало!» / Б. Агуренко // Вечерний Ростов. — 1998. — 28 дек.
    • Барсуков Э. Обыкновенный волшебник / Э. Барсуков // Ковчег: альманах. — 2004. — № 4. — С.166-168.
    • Гегузин И. Друг детворы / И. Гегузин // Добрый след: Рассказы краеведа. — Ростов н/Д, 1987. — С.40-44.
    • Гегузин И. О детях для детей: К 100-летию со дня рождения П. Н. Яковлева / И. Гегузин // Дон. — 1983. — № 12. — С.154 — 159.
    • Гегузин И. Писательская династия / И.Гегузин // Комсомолец. — 1991. — 18 июля.
    • Григорьян Л. Короткие встречи / Л. Григорьян // Ковчег Кавказа. — 2002. — № 1(янв.). — С.13.
    • Григорьян Л. Полиен Яковлев (страницы воспоминаний) / Л. Григорьян // Комсомолец. — 1990. — 12 сент.
    • Жак В. Кто написал эту повесть / В. Жак // Яковлев П. Девушка с хутора. — Ростов н/Д, 1966. — С.261 — 263.
    • Немиров Ю. Полиен Яковлев: судьба и книги / Ю. Немиров // Вечерний Ростов. — 1975. — 15 февр.
    • Панова В. П. Н. Яковлев и его книги / В. Панова // Яковлев П. Н. Первый ученик. — Ростов н/Д, 1973. — С.5-7.
    • Прохоренко И. Ф. Полиен Яковлев: литературная викторина по книге «Первый ученик» / И. Ф. Прохоренко // Литературные викторины для учащихся 5-9 классов. — Ростов н/Д. — С.197-201.
    • Тартынский Л. Детский писатель казнен фашистами / Л. Тартынский // Вечерний Ростов. — 2009. — 12 янв. — С.6.
    • Яковлев В. Твой папа-лапа: Воспоминания об отце / В. Яковлев // Ковчег: альманах. — 2004. — № 4. — С.230-233.
    • Яковлев В. П. Отец / В. П. Яковлев // Донской временник. Год 1998-й. — Ростов н/Д, 1997. — С.72-74.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Екатерина Кольцова-Царёва. Набатные строки из пламени ада. Мемориал. Яковлев Полиен 1883—1942. 2014.
  2. Первый ученик
  3. Екатерина Кольцова-Царёва. Набатные строки из пламени ада. Мемориал. Яковлев Полиен 1883—1942. 2014. Свидетельство о публикации № 214062300444
  4. Полиен Яковлев: судьба и книги., archived from the original on 2017-06-06, retrieved 2021-10-01