Пәрәмәч

(Pәrәmәç битеннән юнәлтелде)

Пәрәмәчтатар ашларыннан берсе, камыр тыш эченә ит салып майда пешерелгән кунак ашы.

Пәрәмәч

Пәрәмәчләр

авторлык
Үз исеме

Пәрәмәч

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • тартыл­ган ит
  • суган
  • сары май
  • тоз
  • салкын шулпа
  • су яки сөт
Өстәмә
  • борыч
Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Итле пәрәмәч үзгәртү

Пәрәмәч ,пешерү өчен әче камыр алына, һәм ул башка әче камырлар кебек үк хәзерләнә . Аны 50—60 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүләләр, онлы куна өстендә әвәләп, кечкенә җәймәләр җәяләр.

Эчлекне һәм пәрәмәчне әзерләү үзгәртү

Пәрәмәч эченә салу өчен симез сыер яки сарык ите алына, Итне югач, вак кына итеп турыйлар да суган белән бергә ит ма­шинасыннан үткәрәләр. Тарткан иткә борыч һәм тоз сибеп, агач кашык белән яхшылап болгаталар. Әгәр ит корырак булса, сые­гайту өчен бераз суытылган шулпа, су яки сөт өстиләр, Шулай хәзерләнгән итне әчтерхан чикләвеге зурлыгында алып, түгәрәкләп җәелгән камырнын уртасына салалар да пы­чак белән тигезләп җәяләр. Шуннан сон камырның кырыйларын өскә каплап бөреп чыгалар, уртада өч-биш тиенлек акча зурлы­гында тишек калдырыла.

Кабарту, пешерү һәм табынга бирү үзгәртү

Ясалган пәрәмәчне он сибелгән кунада яки тактада бераз то­тып кабарталар, аннан сон мае кайнап торган казанга яки таба­га тишекле ягын аска каратып салалар. Май пәрәмәчләрне кү­меп торырлык булырга тиеш.

Пәрәмәчнең тишекле ягының йөзе килгәч, өскә әйләндерәләр һәм эченә бал кашыгы белән табадагы кызу майны салып, аскы ягы кызарганчы пешерәләр.

Пәрәмәч табынга кайнар килеш бирелә. Анын янына ае­рым савыт белән шулпа да бирергә кирәк.

Ит машинасыннан үткәргәндә пәрәмәч итенә, һәр пәрәмәчкә 2—3 грамм исәбеннән, сөттә җебетелгән ак күмәч йомшагы да өстәргә мөмкин. Болай эшләгәндә пәрәмәч ите йомшак һәм шул­палырак була.

Рецепт: үзгәртү

Бер пәрәмәчкә: 50—60 грамм камыр, 30—35 грамм ит, 10 грамм суган, кыздыру өчен 6—7 грамм сары май (комбижир ал­сан да ярый), кирәк кадәр борыч һәм тоз, итне йомшарту өчен бераз салкын шулпа, су яки сөт алына,

Төче камырдан пәрәмәч ясау үзгәртү

Пәрәмәч өчен төче камыр ит бәлешләренә баскан кебек ба­сыла. Бу пәрәмәч тә әче камырдан пешерелгән пәрәмәч кебек ясала һәм пешерелә. Тик бу пәрәмәчләрне ясагач кабартырга куярга кирәкми, ясаган берсен пешерә барырга мөмкин.

рецепт: үзгәртү

һәр пәрәмәч өчен: 50—60 грамм камыр, 35 грамм ит, 10 грамм суган, кыздыру өчен 6—7 грамм сары май, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына.

Кияү пәрәмәче үзгәртү

Кияү пәрәмәчен йомырка сытып, сөткә генә изелгән әче ка­мырдан пешерәләр. Анын камырын башка әче камырлар кебек үк басалар, тик ана йомырка гына бер ярым тапкыр күбрәк салына. Бу пәрәмәчне сөткә, майга һәм йомырка­га гына басылган төче камырдан да ясарга була.

Үзенчәлеге үзгәртү

Кияү пәрәмәченә яшь сарык ите яки бозау ите алына. Итне башта вак кына итеп турыйлар, аннан сон суган белән ит маши­насыннан ике тапкыр үткәрәләр. Шуннан сон иткә тоз, борыч сибеп, сөт өсте яки ак май салып бик яхшылап болгатыла.

Кияү пәрәмәче башка пәрәмәчләргә (ит пәрәмәченә) кара­ганда ике тапкыр кечерәк була. Шуңа күрә анын камырын да азрак алырга кирәк, ите дә шуңа туры китереп азрак салына.

Рецепт: үзгәртү

Кияү пәрәмәче ит пәрәмәче кебек үк ясала һәм пешерелә. Бер пәрәмәч ясау өчен: 15—20 грамм тартылган ит, 30—35 грамм камыр, 5—6 грамм суган, 5—6 грамм сары май яки кыз­дырылган атланмай, кирәк кадәр тоз һәм борыч, иткә салу өчен бер-ике грамм атланмай яки сөт өсте алына*

Чыганаклар үзгәртү