Пётр Славен

(Pötr Slaven битеннән юнәлтелде)

Пётр Антон улы Славен (18741919) — рус һәм совет хәрби эшлеклесе.

Пётр Славен
лат. Pēteris Slavens
Туу датасы

1874 ел(1874)

Үлем датасы

1919 ел(1919)

Иялек

Русия империясе
РСФСР

Сугышлар/бәрелешләр

Беренче бөтендөнья сугышы
Русия ватандашлар сугышы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Чыгышы буенча Латвиядән. Патша армиясенең кадр офицеры. Беренче бөтендөнья сугышында 67-нче Тарутино җәяүле полкы составында катнашкан. Варшава янында бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Геогргий коралы белән бүләкләнә. 1916 елның июненә — 67-нче Тарутино җәяүле полкы штабы башлыгы вазифаларын башкаручы, генераль штабы капитаны. 1917 елдан — полковник.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

1918 елның август-октябрендә Көнчыгыш фронтының 5-нче армиясенең командиры; аның җитәкчелеге астында 5-нче армия Казанны ала. 1918 елның ноябрендән 1919 елның гыйнварына кадәр — Көньяк фронтының командиры. 1919 елның мартыннан — Совет Латвия армиясенең командиры, аннан соң РСФСР Көнбатыш фронтының 15-нче армиясенең командиры.

1919 елның ноябрьдә фронт сызыгы аша үтеп, Латвия гаскәрләренә әсирлеккә бирелә. Фронт сызыгы аша үтү вакытында аңа салкын тидерә һәм ул тиздән үлә.

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү