Орнитишийлар
(Ornithischia битеннән юнәлтелде)
Орнитишийлар (лат. Ornithischia, бор. грек. кош оча сөякле) - динозаврларның триас чорының азагында барлыкка килгән тәртибе. Кемдер орнитишийларны һәм зауришийларны архозаврлар өстәртибенең аерым төркемнәренә чыгара[1]. Динозаврларны, ләгәннәре төзелешендәге аерманы күреп, ике тәртипкә 1887 елда профессор Гарри Говьер Сили аерган[2]. Зауришийларның лонный сөяге, башка сөйрәлүчеләрнекедәй, алга юнәлешелгән, ә орнитишийларныкы, кошларныкыдай, — атрка[2].
Барлык орнитишийлар үсемлекашаучылар иде. Бу тәртипнең өч төп ботагы бар[1]:
- Орнитоподлар (кошаяклылар) — икеаяклы, баштан вак һәм тиз, шуннан (юра чорының азагында - акбүр периодының башында) авыр һәм әкрен төрләр биргән төркем; вәкилләре - игуанодон, һадрозаврлар, фаброзаврлар һ.б.;
- Анкилозаврлар һәм стегозаврлар — броняга ябынганнар дүртаяклы динозаврлар. Гелиозавр, коритозавр һ.б.;
- Цератопслар — тутыйборынлы динозаврлар. Беренчеләре — триас чорының азагындагы фауна вәкилләре — икеаяклы булганнар. Акбүр чорының уртасында дүрт аякка басканнар. Шушы ботакка трицератопс карый.
Орнитишийлар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ornithischia Сили, Гарри Говир, 1887 |
Таксономик ранг | тәртип |
Югарырак таксон | динозаврлар |
Башлану вакыты | 200000 тысячелетие до н. э. |