Төп менюны ачу

Микронезия Федератив Штатлары

(Mikroneziä Federativ Ştatları битеннән юнәлтелде)

Микронезия Федератив Штатлары (ингл. Federated States of Micronesia) — Океанлыктагы дәүләт, Яңа Гвинея төньяк яр буендагы Каролин утрауларында урнашкан. Микронезия Федератив Штатлары бәйсез суверен утрау дәүләте һәм Америка Кушма Штатларының ассоциацияләнгән дәүләте, дүрт штаттан - көнбатыштан көнчыгышка - Яп, Чуук, Поһнпеи һәм Косраэдан тора, алар Көнбатыш Тын Океанында урнашкан. Бөтенесе бергә штатлар якынча 607 утрау тәшкил итә (җыелган мәйданы якынча 702 квадрат километр яки 271 квадрат миля), алар озынлык буенча 2700 км ны (1802 миля) алып тора экватордан төньякка табарак. Алар Яңа Гвинеядан төньяк көнчыгышта, Гуам һәм Марианалардан көньякка таба, Науру һәм Маршалл Утрауларыннан көнбатышта, Филипиннан һәм Палаудан көнчыгышта, көнчыгыш Австралиядән якынча 2900 км (1802 миля)да һәм Һавайиларның төп утрауларыннан 4000 км (2485 миля) көньяк-көнбатышта урнашкан.
Микронезия Федератив Штатларының тулаем мәйданы шактый кечкенә булу белән бер вакытта ул Тын Океанның 2 6000 000 кв. км (1 000 000 квадрат миля) ын алып тора, һәм илгә дөньяда зурлык буенча 14-енче эксклюзив икътисади зонаны бирә. Башкаласы Паликир Поһнпей утравында урнашкан, ә иң зур шәһәре Вено Чуук Атоллында урнашкан.
Дүрт штатның һәрберсенең дә үзәге бер яки берничә югары утрауларда үзәкләшкән, әмма Косрае күпсанлы тышта урнашкан атолларны үз эченә ала. Микронезия Федератив Штатлары Каролин Утрауларының өлеше буенча, берничә ил арасында бүленгән меңнәрчә кечкенә утраулардан торган киңрәк Микронезия регионында сузылган. Микронезия термины Федератив Штатларга яки бөтенләе белән регионга әйтелергә мөмкин.
Федератив Микронезия Штатлары элек Тын Океаны Утрауларының Карау Астындагы Территориясенең өлеше булган, Берләшкән Милләтләрнең АКШ администрациясе астындагы карау территориясе булган, ләкин ул 1979 елның 10 маенда үзенең конституцион хөкүмәтен формалаштырган, һәм бәйсезлеккә ия булгач 1986 елның 3 ноябренда АКШ белән ирекле ассоциациядә бәйсез дәүләт булган. Башка күрше утраулар әгъзалары, һәм шулай ук элеккеге Тын Океаны Утраулары Карау Астындагы Территория әгъзалары үзләренең конституцион хөкүмәтләрен формалаштырган һәм Маршалл Утраулары Җөмһүрияте һәм Палау Җөмһүрияте булган. Микронезия Федератив Штатларының БМОда урыны бар.

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
  2. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
  3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
  4. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
  5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
Микранизия
Flag of the Federated States of Micronesia.svg
Байрак
Seal of the Federated States of Micronesia.svg
Илтамга
Шигарь Peace, Unity, Liberty Edit this on Wikidata
Башкала Паликир
Халык саны 103 549 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1947, 10 май 1979, 3 ноябрь 1986 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+10:00, UTC+11:00
Рәсми тел инглиз теле
Җәгърафия
Мәйдан 702.0 дүрткел киламитер
Координатлар 6.92°N 158.18°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Кристиан, Питер
Хөкүмәт башлыгы Кристиан, Питер
Икътисад
ТЭП 336,4 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге АКШ дуллыры
Инфеләсә 1.3% (2016)
Туу күрсәткече 3.243 (2014)[1]
КПҮИ 0.627 (2017)[2]
Яшәү озынлыгы 69.195 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • 111 (ашыгыч тыйб ярдәме)[4]
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[5] NEMA 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 120 вольт[5]
    Телефон коды +691
    ISO 3166-1 коды FM
    ХОК коды FSM
    Интернет домены .fm