Сумкалылар

(Marsupialia битеннән юнәлтелде)

Сумкалылар (лат. Metatheria, Marsupialia) — имезүчеләрнең инфраклассы.

Сумкалылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Marsupialia Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811[1]
Таксономик ранг инфрасыйныф[d][1]
Югарырак таксон Метатерии[d]
Таксонның халык атамасы torbacze[2], marsupiali[3], الجرابيَّات, vrečarji һәм Beuteltiere
Башлану вакыты 66000 тысячелетие до н. э.
Төрләр ареалы харитасы
Коллаж
 Сумкалылар Викиҗыентыкта

Сумкалылар Австралиядә, аның янында урнашкан утрауларда, Көньяк һәм Үзәк Америкада таралганнар. Опоссумнарның бер төре исә хәтта Төньяк Америкада очрый.

Үзенчәлекле билгеләр

үзгәртү

Сумкалыларны башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[4]:

  • Күпчелек очракларда алар плацентасыз. Балалары бик кечкенә һәм җитлекмичә туа, аналарының корсак ягында урнашкан сумкада озактан соң гына җитлегә.
  • Сумкалыларның миләре примитив дәрәҗәдә.
  • Сумкалыларның ана затларына ике аналык хас.
  • Тән температурасы клоакалыларныкына караганда югарырак, ләкин плаценталыларныкыннан түбәнрәк. Гомумән алганда, температура даими түгел.

Классификация

үзгәртү

Хәзерге фәндә сумкалылар ике төркемгә бүләләр:

  1. Ameridelphia
  2. Australidelphia

Искәрмәләр

үзгәртү