Магнетар

(Magnetar битеннән юнәлтелде)

Магнетар яки магнитар — бик көчле магнит кырына ия булган (1011 Теслага кадәр) нейтрон йолдыз.

Магнетар
2004 елда SGR 1806-20 магнетарыннан Җиргә бик көчле гамма-нурланыш килеп җитте, магнетарда шартлау шундый куәтле булган һәм Җир атмосферасына 50 000 яктылык елы арада тәэсир итте.

Теориядә магнетар барлыгы 1992 елда фараз ителгән, ә 1998 елда Бөркет йолдызлыгында SGR 1900+14 чыганагыннан гамма- һәм рөнтген нурланышын тикшереп магнетар табылган.

Магнетарның уртача яшәү вакыты 1 миллион ел. Галәмдә иң көчле магнит кыры нәкъ магнитарларда күзәтелә.

Тасвир үзгәртү

Магнетар - начар тикшерелгән нейтрон йолдызларның бер төре булып тора, чөнки алар Җирдән ерак урнашкан.

Магнетар диаметры 20-30 км, ләкин массасы Кояш массасыннан күбрәк. Магнетар - бик кысылган матдә, борчак бөртеге зурлыгындагы кисәге 100 миллион тонна тарта.

Күпчелек магнетарлар бик тиз әйләнә: секундада берничә әйләнеш ясыйлар. Гамма һәм рөнтген нурланышын тарата, радиодулкыннар юк.

Магнетар озак яшәми, магнит кыры 10 мең елдан юкка чыга, аннан соң рөнтген нурланышы да бетә.

Фараз буенча галактикабызда 30 миллион магнетар бар.

Магнетар 40 Кояш массалы массив йолдыздан формалаша.

Магнетарда йолдыз тетрәү күзәтелә, әлеге күренешнең вакытында магнит кырының гаять зур тибрәнешләренә, гамма-нурланышның чыгаруына китерә.

Билгеле магнетарлар үзгәртү

2007 елга 12 магнетар табылган.

Сылтамалар үзгәртү