Мөхәммәтшакир Казаков
(Möxämmätşäkir Qazaqov битеннән юнәлтелде)
Мөхәммәтшакир Казаков (Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Казаков, 8 октябрь 1848, Казан, Россия империясе — 1932, Казан, РСФСР, СССР) — 1 нче гилдия Казан сәүдәгәре. Казанда дүрт (Инҗилчеләр, Мәскәү, 1 нче Аркылы һәм Зәкәр урамнарында) һәм Әстерханда ике (Варваций каналы һәм Котым елгасы яр буе[3] урамнарында) йорт, лавкалар хуҗасы булган. Әстерхандагы таш мәчет төзүгә (хәзерге Әстерхан җәмигъ мәчете) акча иганә иткән (1898). 1907 елда Ә. Хөсәеновтән «Болгар» нумерларын сатып алган. Октябрь инкыйлабыннан соң сәүдәгәрнең бөтен мөлкәте конфискацияләнгән.
Мөхәммәтшакир Казаков | |
---|---|
Туган | 8 октябрь 1848 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 1932 Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Каюм Насыйри урамы, 3[1] |
Балалар | Мөхәммәтрәхим (1873-1937), Зөләйха (1874-1954), Габделхәмит (1877-1937), Мөхәммәт (1879-?), Бибирәбига (1890-1965)[2] |
Ата-ана |
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/258.pdf
- ↑ http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2004_2/07/07_1/
- ↑ хәзерге адрес: Кызыл яр буе урамы, 28.