Төп менюны ачу

Мәүла Колый

(Mäwla Qolıy битеннән юнәлтелде)

Мәүла Колый (Меллагол) — күренекле татар әдибе, XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән.

Мәүла Колый
Туган 1630-еллар
Үлгән XVIII гасыр
Һөнәре шагыйрь

Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек үк, Мәүла Колыйның да яшәгән еллары төгәл билгеле түгел. Бер шигырендә үзе әйткәнчә, ул XVII йөзнең 70 елларында Болгар тирәләрендә яшәгән булып чыга.

«Мәүла Колый» — әдипнең кушаматы. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен «Меллагол» дип тә атый.

Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. Шигырьдә авторның бу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала. Әсәрдән Мелла Мамайның гаять диндар, укымышлы булуы («Гыйлем, хикмәт мәктүпханә»ләр, астанәләр, ягъни гыйбадәтханәләр төзетүе) аңлашыла. «Аның — туган йире шәһре Казан мәкам ирде»,— ди автор. Мелла Мамай — үз дәверенең күренекле суфие, күп дәрвишләрнең, шул исәптән Мәүла Колыйның да рухи җитәкчесе булган. Автор бу хөрмәтле затның хаҗга баруын, кайтышлый вафат булуын искәртә.

Мелла Мамайның мөхтәрәм кеше булуы башка чыганаклар белән дә раслана. Степан Разин Казан татарларына мөрәҗәгатендә аның исемен дә телгә ала. Димәк, әле 1670 елларда Мелла Мамай исән булган. Бу факт та Мәүла Колыйның XVII йөзнең икенче яртысында иҗат итүен раслый.

Аерым исбатлаулар буенча, Мәүла Колыйның чын исеме — Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи). Ул тумышы белән хәзерге Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Казан төбәгендә укый. 70 нче елларда шагыйрь бер төркем татар крестьяннары белән Биләр тирәләренә күчеп утыра. Әмма Петр I фәрманы белән 1699 елда аларны яшәгән җирләреннән куып җибәрәләр. Бирегә рус стрелецлары китереп утыртыла. Мәүла Колый исә Шушма буендагы Иске Иштирәк авылына (хәзерге Лениногорск районы) күченеп килә. Димәк, шагыйрь XVII гасыр азакларында — XVIII йөз башларында исән була.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.

СылтамаларҮзгәртү