Коми (зырян) автономияле өлкәсе
Коми (зырян) автономияле өлкәсе — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Коми (зырян) автономияле өлкәсе | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Сыктывкар [1] | |||
Тел(ләр) | коми, рус | |||
Мәйдан | 434 150 км² | |||
Халык | 207 314 кеше (1926)[2] | |||
Тарих
үзгәртүКоми (зырян) автономияле өлкәсе 1921 елның августта Архангельск һәм Северодвинск губерналарның көнчыгыштагы өлешләреннән оештырыла; өлкә составында түбәндәге территорияләр кертелә:
- Усть-Сысольск өязе (тулысынча)
- Печора өязе (өлешчә), бу өлештән Ижма-Печора өязе оештырыла.
- Яренск өязенең 21 вулысы.
1923 елда өлкә составына Пермь губернасының Чәрдән өязенең 3 вулысы кертелә.
1929 елда өлкә Төньяк крае составына кертелә; шул ук елның июньдә өлкәнең төньяк өлеше Ненец милли округы составына тапшырыла.
1936 елның 5 декабрьдә Коми (Зыряннар) АӨ Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
Административ бүленеш
үзгәртү1922 елда Коми (Зыряннар) АӨ 4 өяздән торган: Ижма-Печора өязе, Усть-Вымь өязе, Усть-Кулом өязе, Усть-Сысольск (1926 елдан — Сысольск) өязе.
1926 елда Коми өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:
№ | Округы | Үзәге | Мәйдан, км² |
Халык саны[3] (1926), кеше. |
---|---|---|---|---|
1 | Сысольск өязе | Усть-Сысольск | 41 526 | 73 308 |
2 | Ижма-Печора өязе | Ижма | 217 558 | 30 722 |
3 | Усть-Вымь өязе | Усть-Вымь | 51 150 | 46 931 |
4 | Усть-Кулом өязе | Усть-Кулом | 123 916 | 56 353 |
1936 елда Печора округы барлыкка килә.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1930 елга кадәр Усть-Сысольск исемен йөрткән.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=15
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=16