Ирекле көрәш
(Irekle köräş битеннән юнәлтелде)
Ирекле көрәш — тамырлары белән Борынгы Грециягә үк барып тоташкан Олимпия спорт төре.
Борынгы Грециядә үткәрелгән антик Олимпия уеннарында көрәшчеләр куллары белән көндәшләренең аякларын тотып, аркасына аударырга тиешле булган. Бүгенге ирекле көрәш Бөекбританиядә уйлап табыла һәм АКШта камилләштерелә. XVIII гасырда Бөекбританиядә көндәшләргә бер-берсен аякларыннан тотып егарга һәм аяклар белән дә алымнар ясарга рөхсәт иткән көрәш төре була. Ә Америка кушма штатларында «catch-as-catch-can» (Catch wrestling), ягъни, кэтч-рестлинг дип аталган көрәш төре популяр була.
Сылтамалар
үзгәртү- Универсиада 2013 сайтында ирекле көрәш 2012 елның 20 июль көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|