ICQ — (I seek You — Мин сине эзлим) үзәкләштерелгән, Интернет аша тиз хәбәрләр ярдәмендә аралашу хезмәте. Хәзерге вакытта аның иясе — Mail.ru Group (Россия)

Тарихы[1] үзгәртү

1996 елда Арик Варди, Яйр Голдфингер, Сефи Вигисер һәм Амнон Амир, Тел-Әвив (Исраил) өлкән сыйныф укучылары, Mirabilis компаниясенә нигез салалар һәм ICQ интернет-пейджерын ясыйлар. Конкурентлардан аермалы буларак, ICQ программасы бушлай таратыла һәм аны кулланучылар саны кискен рәвештә арта. 1998 елда компанияне AOL америка корпорацисе 289 млн долларга сатып ала һәм үзенең Time Warner — ICQ, Incorporated бүлекчәсенә әйләндерә.[2]

Microsoft ICQ кулланучыларын берничә кат үзенә җәлеп итеп карый[3]:

  • ICQныкыннан яхшырак булган IM протоколын ясап карый.[4][5]
  • Компанияне сатып алып карый, ләкин максатына ирешми.
  • Windows Messenger протоколын ICQ протоколы белән үзара ярашлы итеп карый, ләкин ICQ хуҗалары һәрвакыт үз протоколларын үзгәртеп киләләр.

Нәтиҗәдә Microsoft үзенең планнарыннан баш тарта.

Кытайда үзгәртү

2010 елның 29 гыйнварына ICQ Кытайда тыелган программа, ләкин аның аналогы булган QQ программасын кулланып була.

Искәрмәләр үзгәртү