Готлар

(Gotlar битеннән юнәлтелде)

Го́тлар (гот. 𐌲𐌿𐍄𐌰𐌽𐍃, Gutans; лат. Gothi, Got(h)ones, Гутонннар; бор. грек. Γόθοι) — борынгы алман кабиләләрнең берләшмәсе. Безнең эраның II—VIII гасырларда Европа тарихында зур роль уйнаганнар.

Готлар таралышы (якынча):       — Готланд       — Гөталанд (тарихи территория),       — Вельбарк мәдәнияте,       — Черняховск мәдәнияте,       — Рим империясе

Тарих үзгәртү

Готлар Скандинавиянең көньягында формалашканнар. Безнең эраның I гасырда готлар Балтыйк диңгезе аша чыгалар һәм Висланың түбәнге өлешенә килеп урнашалар. II гасырда Днепр буена күчеп утыралар һәм Ойум исемле дәүләтне коралар. Якынча 230 елда готлар Кара диңгез буена килеп җитәләр. Римлылар готлар белән беренче бәрелешләр вакытында алар инде ике төркемгә — көнчыгыш (вестготлар) һәм көнбатыш (остготлар) — таркалганнар. Гот теле герман теле булган, аның турында иң беренче шәһадәт IV гасырга карый.

«Гот сугышлары» үзгәртү

  • III гасырда готлар римлыларны Дакиядән (хәзерге Румыния) кырсыклап чыгаралар, шул ук вакытта готлар ике төркемгә таркалалар.
  • 257 елда гот отрядлары Кырымга барып җитәләр һәм Скиф дәүләтен юк итәләр. Икенче елда готлар флотилиясе Кече Азия ярымутравындагы шәһәрләрне талап иткән.
  • 262 елда Фракия һөҗүмгә дучар булган.
  • 267 елда, Дон тамагыннан чыгып, готлар флотилиясе Коринф һәм Афиннарга кадәр килеп җиткән.
  • 269 елда — Ниш шәһәре тирәсендә (Сербия) Рим армиясе белән бәрелешләр, нәтиҗәсендә римлылар Дакиядән китәргә мәҗбүр булалар.
  • IV гасырда готлар христианлыкны кабул итәләр. Готлар епископы Вульфила тарафыннан гот әлифбасы булдырыла.
  • 375 елда Кара диңгез буендагы гот дәүләте һуннар тарафыннан җимерелә; 376 елда готлар Дунай аша чыгалар һәм Балканнарда килеп урнашалар.
  • 378 елда Эдирнә (Адрианополь) шәһәре тирәсендә готлар рим армиясен тар-мар итәләр.

Остготлар, вестготлар, Кырым готлары үзгәртү

  • 410 елда вестголар кыйралы Аларих Римны талап итә.
  • 412—414 елларда вестготлар Галлиягә һәм Испаниягә бәреп керәләр. 418 елда алар Аквитаниягә (көньяк-көнбатыш Франция) чигенергә мәҗбүр булалар һәм үз кыйраллыгына нигез салалар.
  • 451 елда вестготлар һәм башка кабиләләр берлеге Каталун кырларында һуннарның көнбатышка алга китүен туктаталар.
  • 463 елда готлар Испаниягә яңадан бәреп керәләр; 496 елда остготлар кыйралы Теодорих Италиядә дәүләтен нигезли.
  • 507 елда вестготлар франклар тарафыннан Аквитаниядән кырсыклап чыгарылалар.
  • Готлар сугышы (536—555) барышында Италиядәге вестготлар дәүләте Византия императоры Юстиниан тарафыннан җимерелгән.
  • 711 елда гарәпләр вестголар дәүләтен юк итәләр.
  • XVII гасыр башында Кырым готлары турында соңгы хәбәр килә.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү