Вестготлар, визиготлар, тервинглар — алман кабиләсе, готларның көнбатыш тармагы. БЭ 3—4 гасырларда Днестр елгасының көнбатыш ягында яшәгән.

Вестготларның миграцияләре

370-елларда һуннар басымы астында Дунайны кичеп Мөзиягә күчкәннәр.

418 елда Көньяк Галлиядә Көнбатыш Рим империясе территориясендә мәркәзе Тулуза шәһәре булган иң беренче «варвар» кыйраллыгын бар иткәннәр. 5 гасырның 2 яртысында вестготлар Испаниянең зур өлешен басып алганнар.

507 елда франклар тарафыннан Көньяк Галлия басып алынгач, бу җир Вестготлар кыйраллыгының төп территориясе булып калган; 6 гасыр уртасыннан аның башкаласы Толедо шәһәре булган. Вестготлар аерым җирле җир ияләре кулындагы сөрүле җирләнең 2/3 өлешен тартып алганнар.

Рим тәртибе белән якыннан танышу вестготларга ыруг-кабиләчелек мөнәсәбәтләреннән милекчелек төземенә үтү мөмкинлеген биргән. Вестгот кыйраллыгында хакимлек иткән этник төркем булган вестготлар әкрен-әкрен җирле испан-рим халкы белән кушылып киткән.

711—718 елларда вестготлар дәүләте гарәпләр тарафыннан юк ителгән.