Гөкдениз Карадениз
Гөкдениз Карадениз яки татар тәрҗемәсе Күкдиңгез Карадиңгез (төр. Gökdeniz Karadeniz, tat.lat.Gökdeniz Karadeniz(үле сылтама); 11 гыйнвар 1980, Төркия) — Төркия футболчысы. Казанның "Рубин" клубы ярты сакчысы, Төркия җыелма командасының элеккеге уенчысы, 2012 елгы Европа Чемпионаты катнашучысы.
Гөкдениз Карадениз | |
---|---|
Туган телдә исем | Gökdeniz Karadeniz |
Туган | 11 гыйнвар 1980 (44 яшь) Гиресун, Төркия |
Милләт | төрек |
Ватандашлыгы | Төркия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Трабзонспор, Рубин, Төркия милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркия А2 милли яшьләр футбол җыелмасы[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы, Төркия милли 17 яшькә кадәрге яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Рубин-2 |
"Рубин" клубы эчендә ике тапкыр Россия футбол ярышының җиңүчесе (2008, 2009), ике тапкыр Россия Суберкубогы иясе(2010, 2012) һәм Россия Кубогы иясе (2012).
Европа бәйгеләрендә – Чемпионнар Лигасында һәм Европа лигасында Рубин эчендә уйнады, 2009 елда Чемпионнар Лигасынның Ноу Камп стадионында (Барселона) мәшһүр уенында Барселона капкасына хәлиткеч тупны кертте, Рубин шушы уенда Барселонаны 2:1 исәбе белән җиңде.
2013 елда Мадрид шәһәрендә Европа Лигасының җиңүчесе – Атлетико такымының капкасына мөһим тупны кертте, Рубин шушы уенда Атлетиконы 2:0 исәбе белән җиңде.
2013 елда Мәскәү шәһәрендә Лужники стадионында Чемпионнар Лигасының (соңрак Европа Лигасының) җиңүчесе – Челси (Лондон) такымының капкасына икенче тупны кертте, Рубин шушы уенда Челсине 3:2 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Гөкдениз Карадениз Рубин белән уйнаган һәр грандларның капкасына тупны кертте.
Кайчакта Гөкдениз Карадениз Рубин такымының капитаны вазифаларын башкара.
Рубин-2
үзгәртү2023 елгы сезонда Казанның «Рубин-2» футбол командасының яңа баш тренеры итеп билгеләнгән.[1] [2]
Кызыклы факт
үзгәртүТатарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена үзенең һәм төрек иганәчеләренең акчасына үз исемендәге мәчет төзеткән. 2020 елның 1 октябрендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылырга ишекләре ачылган[3][4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Карадениз стал главным тренером «Рубина-2». Бизнес-онлайн, 7.07.2023(рус.)
- ↑ Новым главным тренером «Рубина-2» стал легендарный полузащитник нашей команды Гёкдениз Карадениз
- ↑ Başkonsolos İsmet Erikan Gökdeniz Karadeniz camiyi ziyaret etti. T.C. Kazan Başkonsolosluğu, 30.09.2020(төр.)(рус.)(тат.)
- ↑ Футболчы Карадениз Татарстанда салдырган мәчет төзелеше тәмамланган. Азатлык радиосы, 1.10.2020
Сылтамалар
үзгәртү- «Рубин» рәсми сәхифәсендә күрсәтмә 2010 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
- ФИФА рәсми сәхифәсенең нөфусы 2013 елның 1 июль көнендә архивланган. (ингл.)
- Профиль на сайте Евро-2008 2009 елның 26 февраль көнендә архивланган.
- Profile on transfermarkt.de 2010 елның 11 февраль көнендә архивланган.
- Profile on TFF.org