Франсуа Олланд

(Fransua Olañd битеннән юнәлтелде)

Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).

Франсуа Олланд
Туган телдә исем François Gérard Georges Nicolas Hollande
Әйтелеш
Туган 12 август 1954(1954-08-12) (70 яшь)
Руан, Франция
Яшәгән урын Елисей сарае[d]
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Әлма-матер Пантеон-Ассас үнивирситите[d], Сәяси тикшеренүләр институты, Югары тиҗари тикшеренүләр мәктәбе[1], Милли идарә мәктәбе[d][2], Жан-Батист-де-ла-Салль де Руан мәктәбе[d] һәм Пастер литсие[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Sotsialistik firqä[3][4]
Җефет Жюли Гайе[d][5], Сеголен Руаяль[d] һәм Валери Триервейлер[d]
Өйдәш Сеголен Руаяль[d], Валери Триервейлер[d] һәм Жюли Гайе[d]
Балалар 1) Томас (1984 елда туган)
2) Клеменс (1985 елда туган)
3) Жульен (1987 елда туган)
4) Флора (1992 елда туган)
Ата-ана
  • Жорж Олланд (әти)
  • Николь Триберт (әни)
Кардәшләр Филипп Олланд[d]

 Франсуа Олланд Викиҗыентыкта

2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63% тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза[6]. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51.7% җыеп, җиңү яулый[7]. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[8] 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[9]

Тормыш юлы

үзгәртү

Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.

1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.

2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[8] 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[9] 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү