Face

Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы


Иван Тимофеевич Дрёмин[1] (FACE тәхәллүсе астында танылган; 1997 елның 8 апреле, Уфа, Башкортстан республикасы, Россия) — Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы.

Face
Туган телдә исем рус. Иван Тимофеевич Дрёмин
Туган 8 апрель 1997(1997-04-08) (27 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рэпер
Өйдәш Марьяна Ро

 Face Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Иван Дрёмин 1997 елның 8 апрелендә Уфада туа. Милләте буенча рус. Уфа шәһәренең 5 нче лицеенда укыган[2]. Җиденче сыйныфка кадәр музыка мәктәбендә укый, соңрак бокс белән шөгыльләнә, шәһәр ярышларында медальләр ала. Урта белем алган һәм БДИ нәтиҗәләре буенча вузга керә алмаган. Аны армиягә йөзендә татуировкалар һәм кайбер авырулар аркасында алмаганнар[3].

Беренче җырын 2015 елда әбисе акчасына язган. Октябрьдә үк үзенең беренче «Проклятая печать» мини-альбомын чыгара. Альбомга алты җыр керә: «Шаринган», «Гоша Рубчинский», «Rock Star», «Проклятая печать», «Суицид» һәм «Бездельник» трекы.

2016 елның 7 мартында «Vlone» мини-альбомын (5 җыр), 9 июньдә — «Mayhem» (3 җыр), 25 июльдә — «Playboy» (4 җыр) чыгара.

2017 елның 8 апрелендә үзенең 20 еллыгына дебютлы «Hate Love» студия альбомын чыгара. Аңа 16 трек кергән.

2017 елның 11 октябрендә «вДудь» тапшыруы кысаларында Юрий Дудька интервью бирә.

2019 елның 1 февралендә Face үзенең беренче «Slime» микстейпын чыгара.

Шәхси тормыш үзгәртү

Видеоблогер Марьяна Ро белән очраша[4].

Аның әтисе, Тимофей Дрёмин, 2019 елда шулай ук видеоблогер булган: аның каналы «Тимоха Против Всех» дип аталган.

Дискография үзгәртү

Студия альбомнары үзгәртү

  • 2017 — Hate Love[5]
  • 2017 — No Love[6]
  • 2018 — Пути неисповедимы[7]
  • 2019 — 12
  • 2021 — Искренний

Микстейплар үзгәртү

  • 2017 — Revenge
  • 2019 — Slime[8]


Мини-альбомлар үзгәртү

  • 2015 — Проклятая печать
  • 2016 — Vlone
  • 2016 — Mayhem
  • 2016 — Playboy (HellaSketchy белән берлектә)
  • 2021 — Жизнь Удалась
  • 2021 — Варвар
  • 2021 — Krazy


Бүләкләр үзгәртү

Ел Тәкәллеф Категория Нәтиҗә
2019 GQ[9] Ел музыканты Җиңү
MTV[10] Ел артисты Номинация

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү