Фәйзулла Хуҗаев

(Fäyzulla Xucayev битеннән юнәлтелде)

Фәйзулла Гобәйдулла улы Хуҗаев (үзб. Fayzullo Ubaydulloyevich Xo'jayev, рус. Файзулла (Г)Убайдуллаевич Ходжаев, 1896(1896), Бохара — 15 март 1938, Мәскәү) — үзбәк совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

Фәйзулла Хуҗаев
Туган телдә исем Фәйзулла Гобәйдулла улы Хуҗаев
Туган 1896(1896)
Бохара
Үлгән 15 март 1938(1938-03-15)
Мәскәү
Күмү урыны «Коммунарка» ату полигоны[d]
Милләт үзбәк
Ватандашлыгы  Бохара әмирлеге[d]
Бохара Халык Совет Җөмһүрияте
 СССР
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Младобухарцы[d]
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Бохара ХШҖ Кызыл Йолдыз ордены Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены

 Фәйзулла Хуҗаев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәүдәгәр гаиләсендә туган. Үзбәк милләтеннән. Бохара мәдрәсәсендә 2 ел белем алгачтын, 1907—1912 елларда Мәскәүдә хосусый мәктәптә укыган. 1913 елда җәдитчеләр хәрәкәтенә кушылган. 1916—1920 дә Яшь бохаралылар фиркасе әгъзасы, 1920 дә РКП(б)га кергән.

1918 дә Бохара әмирен тәхеттән бәреп төшерү омтылышында катнашкан, ул омтылыш барып чыкмагач Төркистанга качып китә. Шул ук елда Мәскәүгә барганда Дутов казаклары тарафыннан кулга алынган. Азат ителгәчтен беркадәр вакыт Мәскәүдә эшли. 1919 ның азагында Ташкентка кайта.

1920 дә Бохара инкыйлаб комитеты әгъзасы. 1920-1924 тә Бохара Халык Шура Җөмһүриятенең Халык Назирлары Шурасы рәисе һәм чит ил эшләре министры. 1920 ның үктәбреннән бер үк вакытта хәрби эшләр назиры һәм Инкыйлаби хәрби трибуналы рәисе. 1922 дән басмачылык белән көрәшү буенча гаскәр төркеменең Инкыйлаби хәрби шурасы рәисе, БХШҖ Хезмәт һәм саклану шурасы рәисе, РКП(б) ҮК Урта Азия бюросы әгъзасы.

1924 нең ноябреннән ҮзССР ХКШ рәисе, бер үк вакытта 1925 дән ССРБ ҮБК рәисләреннән берсе. 1925 нең синтәбреннән 1926 ның июненә кадәр Төркистан фронтының ИХШ рәисе.

Сәяси золым корбаны үзгәртү

1937 ның 17 июнендә Ташкентта кулга алынган. Фальсификацияләнгән «Уң троцкийчы шура хакимиятенә каршы блогы» эше буенча гаепләнүче сыйфатында җаваплылыкка тарттырылган. 1938 елның 13 мартында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерелүгә хөкем ителгән. Хөкем карары шул ук 15 мартында гамәлгә ашырылган.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү