Everlasting Summer (тат. Чиксез җәй; рус. Бесконечное лето) — пионерлар лагеры сеттингында эроге элементлары белән визуаль роман жанрындагы санак уены, Soviet Games командасы тарафыннан эшләнгән һәм аның тарафыннан нәшер ителгән. 2013 елның 21 декабрендә персональ санаклар өчен чыгарыла, ә 2014 елның 19 ноябрендә уен Steam платформасында чыгарыла.

Everlasting Summer
Уйлап табучы:

Erogame Project
Soviet Games
Moonworks[1]

Чыгаручы:

Россия байрагы Soviet Games

Чыгу көне:

Дөньяда: 19 ноябрь 2014
Россиядә: 21 декабрь 2013

Платформа:

Linux, OS X, Windows, Android, iOS

Идарә итү:

төймәсар һәм тычкан

Булдыру үзгәртү

Шунысы игътибарга лаек, уен башта коммерция яки реклама продукты буларак планлаштырылмаган. Уенны Ычан имиджборды энтузиастлары эшләгән[2]. Проектның башы дип 2008 елның маен санау кабул ителгән, әмма нигезенә Project.Namae эшләнмәләре салынган, ул алга таба үсеш алмаган.

Уен бушлай ачык чыганаклы Ren'Py движогы куллана. Ren'Py уенны күп платформаларда башларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Windows, OS X, Linux, iOS яки Android[3].

Проектны эшләүдә Арсений Чебынкин (ArseniXC) катнашкан, ул фонларны буяган. Арсений аниме-берләшмәдән тыш иҗаты белән яхшы билгеле[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Soviet Games.
  2. Костры погасли // Нубтайп. — В. 24. — № 39. — С. 14—17. Архивировано из первоисточника 2 апрель 2014.
  3. Ren'Py 6.17 «In This Decade...» // linux.org.ru. Архивировано из первоисточника 29 ноябрь 2014.
  4. Интервью: Арсений Чебынкин (ArseniXC) // Render.ru. Архивировано из первоисточника 29 ноябрь 2014.