Диана Рәхимова
(Diana Räximova битеннән юнәлтелде)
Диана Рәхимова (Диана Фидай кызы Рәхимова) – Россия театр һәм кино артисты. К.С. Станиславский исемендәге театрда (Мәскәү) эшли. «Актёр осталыгы һәм телевидение мәктәбе» (Мәскәү) педагогы.
Диана Рәхимова Диана Рахимова | |
---|---|
Туган телдә исем | Диана Фидай кызы Рәхимова |
Туган | 16 февраль 1962 (62 яшь) Ырынбур өлкәсе Орск шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | МСАТ мәктәп-студиясе[d] |
Һөнәре | театр, кино артисты |
Эш бирүче | Театр.doc[d], КомедиантЪ[d] һәм Музей Владимира Высоцкого[d] |
Бүләк һәм премияләре | «Текстура» театр премиясе (2010) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1962 елның 16 февралендә туган. МХАТ мәктәп-студиясен (И. Тарханов П. Массальский курсы) тәмамлаган (1984).
- 1984–1988 Ырынбур өлкәсе Орск драма театрында эшли.
- 1988–1992[1] «Яңа Драма театры»нда (Новый Драм. театр, Мәскәү).
- 2002 В. Высоцкий үзәгендә (Мәскәү)
- 2003–хәзергәчә Документаль пьеса театры (Театр Документальной пьесы /DOC/, Мәскәү)
- 2008–хәзергәчә А. Казанцев һәм М. Рощинның драматургия һәм режиссура үзәге (Мәскәү)
Иҗаты
үзгәртүК. Станиславский театры
үзгәртү- 1993 — «Томас Бекет» Ж. Ануй — яшь королева
- 1994 — «Дачага чыгучылар» (Дачники) М. Горький — Калерия
- 1995 — «Талантлар һәм баш иючеләр» (Таланты и поклонники) А. Островский — Смельская
- 1994 — «Полковникка берәү дә язмый» (Полковнику никто не пишет) Маркес — полковник хатыны
- 1995 — «Өйләнү» (Женитьба) Н. Гоголь — Степан
- 1996 — «Пиза манарасы» (Пизанская башня) Н. Птушкина — хатын
- 1997 — «7 изге» (Семеро святых) Л. Улицкая — Хожалка
- 2003 — «Ир җенесе. Берлек санда» (Мужской род единственное число) Ж.-Ж. Брикер, М. Ласег — Матильда
- 2004 — «Италиячә васыятьнамә» (Завещание по-итальянски) — Клелия
- 2005 — «Евграф-маҗара эзләүче» (Евграф — искатель приключений) А. Файко — Дина Краевич
- «Ышанмыйм» (Не верю) — Гликерия Николаевна
- «Троя сугышы булмаячак» (Троянской войны не будет) — Гекуба
- «Бака — патша кызы» (Царевна – лягушка) — Убырлы карчык
- «Мин килдем» (Я пришёл) — хатын[2]
Фильмография
үзгәртү- 1987 — Очу маҗарасы (Лётное происшествие), Одесса киностудиясе — шәһәр читендәге йорт хуҗабикәсе
- 1988 — Чокырлар (Овраги), Свердловск киностудиясе — Нюрка
- 2005 — Аучы (Охотник), Мосфильм — налог инспекторы
- 2004 — Редакция (телесериал) — дус кыз
- 2005 — Солдатлар (Солдаты) (телесериал), ЛИАН М. киностудиясе — сатучы
- 2008 — Йөрәк бозучылар (Сердцеедки) (телесериал), ЛИАН М. киностудиясе — Рита
- 2008 — Әтисе кызлары (Папины дочки) (телесериал) — ЮХИДИ (ГИБДД) инспекторы
- 2008 — Аңларга һәм гафу итәргә (Понять и простить) (телесериал), Телеформат киностудиясе — Ольга
- 2008 — Берзаман мәхәббәт килер (Однажды будет любовь) (телесериал) — табиб Ирина
- 2010 — Троя сугышы булмаячак (Троянской войны не будет) — Гекуба
- 2011 — Кызлар авы (Девичья охота) — Ольга Федоровна[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1992 елда монастырьга китә, православие диненә күчә
- ↑ Энержи блог сайтында
- ↑ Кино СССР сайтында
- ↑ Текстура-2010 премиясе лауреатлары 2010 елның 12 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25 июля 2021 года № 434 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».