D витамины, кальцийфероллар — майда эри торган берәмлекләр; стеринлар хасиләсе. Антирахит үзлегенә ия. Иң мөһим кальцийфероллар: эргокалсиферол (D2 витамины) ва холикалсиферол (D3 витамины). Шулардан беренчесе эргостерин (D2 провитамины) нурландыру тәэсирендә сонгый синтезлана. Икенчесе кеше һәм хайваннар тәнендә кояшның ультрашәмәхә нурлары тәэсирендә 7-дегидрохолестерин (D3 провитамины)нан алына. Кальцийферолларның төп чыганаклары булып балыклар, китлар һәм кайбер башка хайваннар бавырындагы майлар, нурландырылган селтеләр санала. Кальцийфероллар эчәктә кальций һәм фосфор алмашынуы, аларның бөердә реабсорбциясены (яңадан эчендә суыру) һәм бу тозларның сөяк тукымасыннан чыгарып ташлауны башкара. D витаминының җитмәве скелетны минераллаштыра (рахит вә скелет тукымасының йомшак булып калуына сәбәп була). D витамины нормадан күп булганда канда микъдары арта. Бу витамин йомшак тукымада тупланып бара (гипервитаминоз). Бәләгатькә җиткән кеше организмында бер тәүлектә 2,5 мкг, балаларда 12,5 мкг D витамины сарыфлана[1].

Холекальциферол

Искәрмәләр

үзгәртү