DJ Radik

Мәскәү татар музыканты


Радик Яруллин, сәхнә псевдонимы DJ Radik(укыла диджей Радик) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче музыкант һәм артист.

DJ Радик / диджей Радик
Тулы исеме

Радик Вәлит улы Яруллин

Туу көне

22 март 1986(1986-03-22) (38 яшь)

Туу урыны

Мәскәү, ССРБ

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

музыкачы

Милләт

татар

Тормыш юлы үзгәртү

Тулы исеме – Радик Вәлит улы Яруллин. Тамырлары — Нижгар өлкәсенең Зур Рбишча авылыннан. Радик сигез яшеннән музыка белән шөгыльләнә башлый – синтезаторда, гитарада уйный, аранжировкалар ясап карый.

Унбиш яшендә Радик Яруллин Мәскәүнең җидееллык 64нче музыкаль мәктәбенең фортепиано классын тәмамлый. Анныры соң ул “Кызыл Химик” исемле рок-лицейга музыкаль менеджмент курсына белем алырга керә. Соңырак Радик Гнессиннар исемендәге Рәсәй музыка академиясендә укый.

Академиядән соң Радик концертларда, дискотекаларда, клубларда чыгыш итә. Радик Яруллин шулай ук «C_File» группасында һәм Роза Хәбибуллина җитәкләгән «Айкай» татар яшьләр вокаль төркемендә җырлады.

Беренча соло альбомы “Минем дөньям” дип атала. Барлыгы биштән күбрәк популяр альбомнары дөнья күрде. Алар арасында “Tatar remixlari”, “Tatar discotekasi 2006”, “DJ Radik дискотекага чакыра”, “Көзләрем” исемле альбомнар.

DJ Radik — “Татарстанның нонстоп диджее – 2004” һәм “Иң яхшы татар диджее – 2005” кебек күп төрле бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты.

Хәзергә көндә Мәскәү клубларында диджей буларак чыгыш итә.


Чыганаклар үзгәртү