Дәүләт-Гәрәй

(Däwlät I Gäräy битеннән юнәлтелде)

Дәүләт I Гәрәй (15121577, кырымтат. I Девлет Герай, I Devlet Geray, ١ دولت كراى‎) — Гәрәйләр нәселеннән булган Кырым ханы (15511577), төрек солтаны Сөләйман I Кануныйның ике туган энесе, Миңлегәрәй Iнең оныгы.

Дәүләт-Гәрәй
Кырым ханы
Вазыйфада
1551 – 1577
Аңа кадәр Сәхиб I Гәрәй
Дәвамчысы Мәхмәд II Гәрәй
Туган 1512(1512)
Үлгән 1577(1577)
Кырым, Кырым ханлыгы
Әти Мөбәрәк Гәрәй

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Мөбәрәк Гәрәй ханның улы. Ул төрек солтаны Сәлим I Явызның басып алу яулары яуларында катншкан һәм Мисыр кампаниясе вакытында үлгән. Мөбәрәк Гәрәй ханның тол хатыны Мәхмәд Гәрәй (1515—1523 елларда ханлык иткән) һәм Сәгадәт Гәрәйгә (1524—1532) кияүгә чыккан. 1530-1532 елларда, Сәгадәт Гәрәй дәверендә, Дәүләт Гәрәй ханзадәсе калга вазифасын биләгән, ләкин Сәхиб-Гәрәй ханның тәхеткә менүеннән соң ул зинданга ябыла. Иреккә чыгарудан соң ул Истанбулга китә, һәм Сөләйман I Кануныйның үзеңә каратуга ирешкән. 1551 елда ул аны Сәхиб-Гәрәй урынына Кырым ханы итеп билгеләнгән.

Россия белән сугышлар үзгәртү

1552 елның җәен, Казан ханлыгын басып алуны булдырмас өчен, Дәүләт-Гәрәй Россиягә беренче яуга чыгып китә. 21 июль көнне аның 60 меңлек гаскәре Тула диварлары астында пәйда була. Явыз Иван ярдәмгә 15 меңлек гаскәрне җибәрде кырымлылар чигенергә мәҗбүр булганнар, Явыз Иван исә үз гаскәрен Казанга таба борылган.

1555 елда Судбище бәрелешендә русларга җиңелгән. 1558—1583 еллардагы Ливон сугышы вакытында Россиягә берничә зур яу чапкан.

1569 елда төрек солтаны Сәлим II Әстерханга зур төрек-татар явын оештырылган. Кәфәдән 17 меңлек Касыйм-паша җитәкчелегендәге төрек гаскәре чыкты, соңрак аларга Дәүләт-Гәрәй җитәкчелегендәге 50 меңлек татар гаскәре кушылды. Төрек сәргаскәрлеге Идел һәм Тын арасында каналны төзәргә, корабларны Иделгә күчерергә, Идел буйлап Әстерханга кадәр төшәргә һәм шәһәрне басып алырга ният иткән. Ләкин каналны казып та, көймәләрен дә Иделгә сөйрәп күчереп булмады. Көймәләр һәм әртиллирияне Касыйм-паша Азакка кайтарды, ә үзе хан белән җәяү тәртибендә Әстерханга юнәлде. 16 сентябрь көнне төрек-татар гаскәре Әстерханга барып җиткән, ләкин әртиллирия булмавы сәбәпле алар кальгане штурмаларга җөрьәт итмәгән. 26 сентябрь көнне төрек-татар гаскәре Әстерханнан чигенеп киткән.

1571 елның җәен Дәүләт-Гәрәй 40[1] меңлек гаскәр белән Россия шәһәрләренә һәләкәтле чапкын ясаган һәм 24 май көнне Мәскәү янына килгән. Шәһәрне яндырып һәм юл уңаеннан әсирләрне алу өчен тирә-якка отрядларны җибәреп, ул көньякка, Кашир һәм Рязань тирәсенә китә. Мәскәү явы сөземтәсендә Дәүләт-Гәрәй «Тәхет алган» (кырымтат. Taht Alğan, Тахт Алгъан) кушаматын алган. Сугыш нәтиҗәсендә якынча 10-80 мең рус һәлак булган, 60-150 мең исә әсиргә төшкән. Дәүләт-Гәрәй Явыз Иванга илчеләрен җибәрә һәм Казан һәм Әстерхан ханлыкларын бирүне таләп итә. Әлеге хәлнең куркынычлыгын аңлап, Явыз Иван Әстерханны бирергә ризалыгын белдерә. Ләкин, хәзер бөтен Россияне кулга төшерү өчен уңай мизгел дип исәпләп, хан бу тәкъдимне кире кага.

1572 елда, төрекләрнең ризалыгын алып, Мәскәүгә яу чабу өчен 120 меңлек гаскәрне туплый, шул исәптә 33 мең төрек, һәм 7 мең төрек яңачирүе (янычары). Июль азагында Кырым гаскәре, зур булмаган рус тоткавылларны тар-мар итеп, Серпуховка кадәр барып җитте һәм Ука елгасын кичте. Серпухов юлы буйлап Дәүләт-Гәрәй Мәскәүгә таба китте. Серпухов, Таруса, Калуга, Кашир һәм Лопасняда торган рус воеводалары, кырымлаларга чигенү юлын кисеп, аның артыннан кузгалып киттеләр. 1572 елның 30 июль — 2 август көннәрендә, Мәскәүдә 50 км ераклыкта, Молоди авылы янындагы бәрелешендә кырым-төрек гаскәре каты җиңелүгә дучар ителгән.

Тормышның азагында Дәүләт-Гәрәй уллары — Мәхмәд-Гәрәй һәм Әдил-Гәрәй арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән.

Дәүләт I Гәрәй 1577 елның 29 июлендә чумадан вафат булган. Бакчасарайда җирләнгән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Стороженко А. В. Стефан Баторий и днепровские козаки — Киев: типография Г. Л. Фронцкевича, 1904. — 327 с. — С. 34.