Җигүле таулары

Самар тугае борылышы тарафыннан читләтеп үтелүче Идел уңъягындагы Идел буе калкулыгы өлеше
(Cigüle tawları битеннән юнәлтелде)

Җигүле таулары (рус. Жигулёвские горы) — Самар тугае борылышы тарафыннан читләтеп үтелүче Идел уңъягындагы Идел буе калкулыгы өлеше. Көнбатышта Ука-Тын тигезлеге тарафыннан, көньякта, көнчыгышта һәм төньякта Идел елгасы тарафыннан чикләнелә. Биредә «Самар тугае» милли паркы һәм Җигүле тыюлыгы урнашканнар.

Җигүле таулары
Иделдән Җигүле таулары күренеше
Иделдән Җигүле таулары күренеше
53°25′00″ т. к. 49°42'00" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкСамар өлкәсе
Барлыкка килү периодыМиоцен
Иң биек түбәсеКүзәтүче
Иң биек ноктасы381,2 м
Җигүле таулары (Русия)
Җигүле таулары (Самар өлкәсе)
 Җигүле таулары Викиҗыентыкта

Идел-Урал нефть-газлы өлкәсенә керүче нефть чыганаклары, ә шулай ук төзелеш известьташы һәм әсфәлт чыганаклары.

Төньякка юнәлдергән битләүләрендә — куе яфраклы һәм наратлы урманнары, көньякка юнәлдергән битләүләрендә — урманлы дала үсемлекләре. Самар тугаеның көньяк өлешендә, Җигүле тирәсендә В. И. Ленин исемендәге Идел ГЭС-ы төзелгән.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү