Җәлаләтдин Руми

(Cälalätdin Rumi битеннән юнәлтелде)

Җәлалетдин Руми (фар. جلال‌الدین محمد بلخی) — фарсы шагыйре, суфый, фәлсәфәче.

Җәлаләтдин Руми
Туган телдә исем جلال‌الدین محمد بلخی
Туган 30 сентябрь 1207(1207-09-30)
Вахш[d], Государство Хорезмшахов[d][1][2]
Үлгән 17 декабрь 1273(1273-12-17) (66 яшь)
Конья, Рум солтанаты[d][3]
Күмү урыны Мәүләнә музее[d] һәм Yeşil Türbe[d]
Һөнәре шагыйрь
Җефет Гәүһәр хатын[d]
Балалар Султан Валад[d]
Ата-ана

 Җәлаләтдин Руми Викиҗыентыкта[5]

Иҗатының таҗы – «Көллияте Шәмси Тәбризи» исемле зур күләмле шигырь җыентыгы. Андагы газәлләрнең эчтәлеге — кешене илаһилаштыру, галәмдәге һәрнәрсәнең гомум Җан — Аллаһ белән бергә кушылуы.

Руминың икенче зур хезмәте — 15 ел дәвамында язылган 6 томлык фәлсәфи дидактик эчтәлекле «Мәснәви» поэмасы. Ул — суфыйчылык тәгълиматы энциклопедиясе һәм Көнчыгыш халыклары фольклоры чыганагы.

Руми — пантеистик суфыйчылык вәкиле. Суфыйларга хас булганча, җир образларын кулланып, Аллага мәхәббәт турында яза. Руми газәлләрендә дөньяны йөрәк белән тануга игътибар ителә, кеше калебе — Аллаһ йорты, диелә. Пантеистик суфыйчыларның күбесе Аллаһ мәрхәмәтле, изге кеше йөрәгендә дип раслыйлар. Руми әсәрләрендә икейөзлелектән, явызлыктан азат кеше турында сөйләнелә. Аның әсәрләрен «суфыйчылык Коръәне» дип тә атаганнар.

Моны да карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.


  1. 1,0 1,1 Christian-Muslim Relations: A Bibliographical History
  2. 2,0 2,1 Пәрәвез әрхибе — 1996.
  3. 3,0 3,1 Encyclopaedia of IslamЛейден: Koninklijke Brill.
  4. 4,0 4,1 Encyclopædia Iranica / N. Sims-Williams, A. Ashraf, H. Borjian et al. — USA: Columbia University, 1982. — ISSN 2330-4804
  5. https://www.kokanshakti.com/2019/12/what-do-i-know-about-rumi.html