Алексей Брусилов
Алексей Алексей улы Брусилов (рус. Алексе́й Алексе́евич Бруси́лов, 1853 — 1926) — рус һәм совет хәрби башлыгы, хәрби укытучы, атлы гаскәр генералы (1912 елдан), генерал-адъютант (1915 елдан). (1853 — 1926) — рус һәм совет хәрби башлыгы, хәрби укытучы, атлы гаскәр генералы (1912 елдан), генерал-адъютант (1915 елдан). Беренче бөтендөнья сугышында уңышлы һөҗүмне оештырган (Брусиловның фронтны өзүе), бу һөҗүмнең тактикасы хәрби дәреслеккә кертелгән.
Алексей Брусилов | |
Туу датасы | |
---|---|
Туу урыны | |
Үлем датасы | |
Үлем датасы | |
Иялек | |
Хезмәт еллары |
1872—1924 |
Дәрәҗә | |
Сугышлар/бәрелешләр |
Рус-төрек сугышы (1877—1878) |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Имза | |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүДворян нәселеннән. 1853 елның 19 (31) августында Тифлис шәһәрендә рус генералы гаиләсендә туган.
1867 елда Паж корпусына укырга кергән. 1872 елда аны тәмамлый, 16-нче Тверь драгун полкына чыгарыла; шул полк составында 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыклар өчен ул 3-нче һәм 2-нче дәрәҗәдәге Изге Станслав ордены һәм 3-нче дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1878—1881 елларда — полкның өйрәнү командасы башлыгы.
1883 елдан әфисәр атлы гаскәр мәктәбендә хезмәт итә, 1902 елдан — мәктәп башлыгы.
1906 елның 19 апреленнән — 2-нче гвардия атлы гаскәр дивизиясе башлыгы. 1909 елның 5 гыйнварыннан — 14-нче армия корпусының командиры. 1912 елның 5 декабреннән — Варшава хәрби округы гаскәрләре башлыгының ярдәмчесе. 1913 елның 15 августыннан — 12-нче армия корпусының командиры.
1914 елның июненнән — 1916 елның мартына кадәр 8-нче армия командиры. Аның җитәкчелеге астында армия Галиция сугышында, Перемышль камалышында һәм Карпаты операциясендә катнашкан. 1916 елның 17 мартыннан — Көньяк-Көнбатыш фронтның башлыгы.
Аның җитәкчелеге астында гаскәрләр австро-герман армиясенә каршы зур һөҗүмгә күчәләр. Бу һөҗүм тарихка Брусиловның фронтны өзүе дигән атама белән кереп кала һәм 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышының күренекле вакыйгаларыннан берсе булып тора. Брусиловның һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен Австрия - Маҗарстан гаскәре диярлек тар-мар ителгән, тик Алмания ярдәме генә Австрияне коткарган. Шул һөҗүм өчен Брусилов Георгий коралы белән бүләкләнә.
Инкыйлаб еллары
үзгәртүФевраль инкыйлабы вакытында Николай II тәхеттән төшерүне һәм Вакытлы хөкүмәтнең хакимияткә килүне яклаган.
1917 елның 22 маенда Вакытлы хөкүмәт тарафыннан Югары Башлык урынына билгеләнгән; уңышсыз булган «июнь һөҗүме»ннән соң Лавр Корнилов белән алыштырыла. Отставкадан соң Мәскәүдә яшәгән.
ЭККАда
үзгәртү1920 елдан Эшче-Крестьян Кызыл армиясендә хезмәт иткән. 1923—1924 елларда — атлы гаскәрнең баш инспиктыры.
Алексей Брусилов 1926 елның 17 мартында Мәскәүдә үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Новодевичий монастыреның Смоленск соборы дивары янында хәрби хөрмәтләр белән күмелгән.
Бүләкләр
үзгәртү- Кылычлар һәм бант белән 3-нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1878);
- Кылычлар һәм бант белән 3-нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1878);
- Кылычлар белән 2-нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1878);
- 2-нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1883);
- 4-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1895);
- 3-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1898);
- 1-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1903);
- 1-нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1909);
- 2-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1913);
- 4-нче дәрәҗә Изге Георгий ордены (23.08.1914)
- 3-нче дәрәҗә Изге Георгий ордены (18.09.1914)
- Георгий коралы (27.10.1915);
- Бриллиантлар белән Георгий коралы ( 20.07.1916).
Галерея
үзгәртү-
Перемышль ныгытмасында
-
Брусилов кабере
Сайланган Брусилов әсәрләре
үзгәртү- Брусилов А. А. Об одиночной подготовке всадника и коня в кавалерии // Военный сборник. 1897. № 9.
- Брусилов А. А. Роль кавалерии в будущих войнах // Вестник русской конницы. 1906. № 1.
- Брусилов А. А. Кавалерийский спорт // Вестник русской конницы. 1906. № 3.
- Брусилов А. А. Воспоминания. — М.: Воениздат, 1963.
- Брусилов А. А. Мои воспоминания — Минск: Харвест, 2003
Моны да карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртүКалып:Беренче бөтендөнья сугышындагы Россияның Югары Башлыклары