Башкорт Википедиясе
Википедиянең башкорт телендәге бүлеге
(Başqort Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Башкорт Википедиясе – Википедия виртуаль энциклопедиясенең башкорт телендәге бүлеге. Аерым бүлек булып башкорт Википедиясе 2005 елның 16 апрелендә эшли башлый. Бүлекнең беренче идарәчесе — Татар Википедиясенең элеккеге идарәчесе — Кулланучы:Untifler.
Башкорт Википедиясе Башҡорт Википедияһы | |
---|---|
URL | ba.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | башкорт теле |
Эшли башлау вакыты | 16 апрель 2005 ел |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 63 751 |
Битләр саны | 183 701 |
Үзгәртүләр саны | 1 278 373 |
Теркәлгән кулланучылар | 42 701 |
Актив кулланучылар | 66 |
Идарәчеләр | 4 |
Тирәнлек | 24.6 |
2010 елның 3 декабрендә Башкорт Википедиясе 1 мең мәкалә чиген уза, ләкин буш булу сәбәпле соңгы мәкаләләр бетерелә. Шул ук елның 7 декабрендә исә Башкорт Википедиясе янә 1 меңле була. Юбилей мәкаләсе Биккол авылына багышланган.
Статистика
үзгәртүХәзерге вакытка башкорт Википедиясендә 63 751 мәкалә бар.
- 2019 ел 31 октябрь — 50 000 мәкалә
- 2018 ел 31 октябрь — 45 000 мәкалә
- 2013 ел 12 февраль — 30 000 мәкалә
- 2012 ел 20 декабрь — 25 000 мәкалә
- 2011 ел 10 сентябрь — 5 000 мәкалә[1].
- 2011 ел 1 сентябрь — 3 000 мәкалә.
- 2011 ел 31 август — 2 000 мәкалә.
- 2010 ел 3 декабрь — 1 000 мәкалә.
- 2010 ел 27 май — 640 мәкалә.
- 2009 ел 28 декабрь — 529 мәкалә.