Бүре һәм сарыклар

(Büre häm sarıqlar битеннән юнәлтелде)

Бүре һәм сарыклар татар халык уены.

Бүре һәм сарыклар
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар арасыннан бүре һәм көтүче сайлана, калганнары сарыклар була.

Беренче сарык — көтүчегә, икенче сарык — беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул тәртиптә бер-бер атлы тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы — көтүдәге барлык сарыкларны тотып бетерү, ләкин уен шарты буенча ауны ул иң арттагы сарыктан башларга тиеш. Бүре көтүгә һөҗүм иткәндә, көтүче аңардан сарыкны саклап калырга тырыша. Сарыклар берсеннән-берсе калмаска, чылбырны өзмәскә тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә алып китә бара. Соңгы сарык иң куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы сарык бүрегә әйләнә.

Чыганаклар үзгәртү