Азазелло

(Azazello битеннән юнәлтелде)

Азазелло (романның беренче редакцияләрендә Фиелло) - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж, демон, Воланд иярченнәренең берсе.

Азазелло
Рәсем
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Раса: шайтан

Тасвирлама үзгәртү

Азазелло кечкенә буйлы, ләкин гаҗәеп киң җилкәле, казык тешләре чыгып тора, чәчләре ялкынлы-җирән төстә.

Романда Азазеллоның чын йөзе дә тасвирланган: аның ике күзе дә бер төрле, буш һәм кара; ә йөзе ак һәм салкын.

Азазелло күбесенчә явыз эшләрне (үтерү-агулау, куып җибәрү һ.б.) башкара, ул - салкын коралларны уйлап табучы зат, Булгаков романда аның турында "демон-убийца" дип әйтә [1]

Килеп чыгыш үзгәртү

Иске Васыятьтә Азазель дигән фәрештә турында искә алына. Шундый ук очрак Исламда да бар: Газазил исемле фәрештәгә ләгънәт төшә һәм ул Җиргә Иблис исеме белән куыла.

Романда Азазелло күбесенчә начар, чынлап торып начар эшләр башкара: Степан Лиходеевны Мәскәүдән Ялтага күчерә, Михаил Берлиозның агасы Поплавскийны Начар фатирдан куып чыгара, револьвер белән атып Барон Майгельны үтерә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. шәйтан-үтерүче