Солы (ыруг)
(Avena битеннән юнәлтелде)
Солы (лат. Avena) — кыяклылар (Poaceae) гаиләгеннән беръеллык чирәмле үсемлекләрнең ыругы.
Солы | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Avena L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Aveneae[d] |
Таксономик төр | A. sativa |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Классик антик чор турында практик белем энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d], Армянская советская энциклопедия, том 11[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] |
Солы ыругының (Avena) башлыча Урта Диңгез буенда таралган 33 төре билгеле. Аларның bң файдалысы – гадәти игүле солы (Avéna satíva). Күпчелек төрләр чүп үләннәре булып торалар. Шулардан иң яманы – кара солы (Avena fatua, солычык).
2—4 чәчәкле эре башакчыклар җәенке себеркәчләргә җыйналган. Игүле солы (A. sativa) — киң мәйданнарда игелә торган культура. Игү мәйданы буенча бөртеклеләр арасында, бодай, арыш, кукуруз, арпадан кала, бишенче урынны алып тора. Солы орлыгыннан талкан, солы ярмасы, геркулес әзерлиләр, аны терлек азыгы культурасы итеп тә кулланалар. Ач солы (A. fatua) — сабан уҗымнарының явыз дошманы булган чүп үлән.
Чыганаклар
үзгәртү- Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.