Ариэль Шарон
Ариэ́ль «Арик» Шаро́н (яһүд. אריאל "אריק" שרון) — Исраил хәрбие, дәүләт эшлеклесе, сәясәтче. Исраил премьер-министры (2001—2006). Исраил мәнфәгатьләренә хезмәт иткән иң мәшһүр генералларының берсе.
Ариэль Шарон | |
---|---|
Туган телдә исем | אריאל "אריק" שרון |
Туган | 26 февраль 1928 Кфар-Сава, Фәләстин, хәз. Исраил |
Үлгән | 11 гыйнвар 2014 (85 яшь) Рамат-Ган, Исраил |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] һәм острая почечная недостаточность[d] |
Күмү урыны | Гиват-Каланийот[d] |
Милләт | яһүд |
Ватандашлыгы | Берләшкән Кыйраллыкның Фәләстыйн мандаты[d] Исраил |
Әлма-матер | Иерусалимдагы Яһүд үниверситеты[d] һәм Тел-Әвив университеты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, хәрби |
Сәяси фирка | Либеральная партия[d], Шломтсион[d], Ликуд[d][1] һәм Кадима[d] |
Җефет | Margalit Sharon[d] һәм Lily Sharon[d] |
Балалар | Omri Sharon[d] һәм Gilad Sharon[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Арабо-израильская война (1947—1949)[d], Гарәп-Исраил сугышы[d], Операции возмездия[d], Сүәеш кризисе[d], Алты көнлек сугыш[d], Мисыр-Исраил сугышы (1967-1970)[d], Кыямәт көне сугышы[d], Лөбнан ватандашлар сугышы[d], Ливанская война (1982)[d], Конфликт в Южном Ливане (1985—2000)[d] һәм Интифада Аль-Аксы[d] |
Хәрби дәрәҗә | алуф[d] |
1928 елда чыгышлары белән Беларусиядән булган яһүд гаиләсендә туган Шарон хәрби карьера ясый. 2001 елда ул сайлауда Әһүд Баракны җиңеп премьер-министр була. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да була. Саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшереп Ливан сугышында үз тактикасын алып бара. Исраил өчен ул сугыш уңышлы тәмамлана.
Фәләстиннәр өчен Шарон «ит кисүче» булып танылды. Бу исемне ул Ливандагы Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында 1982 елда күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды. 2002 елда күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнары Бельгиядә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.
2000 елның сентябрендә Шаронның Иерусалимда яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.
Хөкүмәт башлыгы булуның соңгы елында гына Шарон карьерасының чыннан да тарихка кереп калачак бер карарын кабул итте. 2005 елда ул Көнбатыш Яр һәм Газзә сызыгындагы хәрби контрольне бетерергә, аннан яһүдләрне чыгарарга дигән карар кабул итте. Шаронның бу адымы аның Ликуд партиясендә зур каршылыклар тудырды. Шарон фиркадән чыкты, үзенең Кадима партиясен төзеде.
Шул карарыннан соң берничә атна да узмый, Шаронның башына кан савып ул мәрткә китә. 2008 елда Исраил үзенә каршы ракета һөҗүмнәренә җавап итеп Фәләстин җирләрен кире яулап ала.
Сигез ел мәрттә ятканнан соң Ариэль Шарон 85 яшендә вафат була.