Аксар

(Aqsar битеннән юнәлтелде)

АксарТатарстан Республикасының Зәй районындагы авыл.

Аксар
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Аксаринское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Аксаринское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423501
Карта

Тарих үзгәртү

Аксар авылы,тарихи чыганаклар буенча, XVI гасыр ахырларында барлыкка килгән. Явыз Иван гаскәрләре, Казанны басып алганнан соң, Казан ханлыгы биләмәләрен яулап алуны дәвам итәләр. Бу нигездә ИделКама һәм көймәләр йөзешле елгалар буенча алып барылган. Елга буенда урнашкан татар авыллары ,талау һәм чукындырудан куркып, үз авылларны ташлап, башка җирләргә качарга мәҗбүр булганнар.

Авыл кайчандыр Яңа Аксар һәм Асеево исемнәрен йөрткән. Соңгысы авыл старшинасы, Пугачев бунтында актив катнашкан һәм гаскәри часть башлыгы Әренкол Әсеев хөрмәтенә бирелгән. булырга тиеш. 1763 елга кадәр Аксар авылы исеме патша документларында һәм башка чыганакларда очрамый. Авыл акрынлап үсә, зурая,халкы кабат ислам диненә күчә. 1884 елда Аксарда 96 хуҗалык исәпләнә. Шуның 90 ы- ислам, бары 6 сы гына православие динен тотучылар, ә инде 1870 елда авылда бер мәчет һәм ике мәдрәсәнең эшләве билгеле. Авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек,терлекчелек һәм умартачылык торган. Шул ук вакытта тәгәрмәч, чана ясау,киндер сугу-тегү белән дә һөнәрчелек иткәннәр.

Аксар авылы элек Уфа губернасы Минзәлә өязе Тәкмәк вулысы карамагында, ә 1920 елдан Татарстан Республикасы Зәй районы составына кертелә.

Авыл атамасы үзгәртү

Аксар авылы исеме-атамасы каян барлыкка килгән, нәрсә аңлата?

  1. “Аксар” атамасын төлкегә кайтарып калдыралар,ягъни Аксар авылы янында төлкеләр күп булган. Шуңа күрә авылга исем ябышып калган. Марилар Зәй районына 1652-56 нчы елларда куып китерелгәннәр.
  2. “Аксар” ойконимын башкача, “аксары” термины белән аңлаталар әле. Ул “аксар” “аксары”дан килеп чыккан,ягъни аксар - аксары-ак+сары( аксылсары). “Аксар” атамасын йөрткән бу төбәкләрдә чыннан да бу төснең өстенлек итүенә,яки анда яшәүчеләрнең кыяфәтенә “аксылсары” төсенең хас булуына ышануы бик читен, чөнки бу төс күбесенчә славяннарга хас бит.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1913 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
429 1075 893 839 792 806 908 815 719 721 800

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.