Андрей Боголюбский
Андрей Боголюбский — Владимир-Сүздәл кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157-1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да яулар оештырган кеше; 1169 елда Киевны басып алган.
Андрей Боголюбский | |
---|---|
Бөек Владимир кенәзе | |
Вазыйфада 1155/1157 – 1174 | |
Аңа кадәр | Юрий Долгорукий |
Дәвамчысы | Михаил Юрий улы |
Туган | 1111 ел тирәсе Ростов, Киев Русе |
Үлгән | 29 июнь 1174 Боголюбово Владимир кенәзләге |
Җефет | Ултя Кучко[d] |
Балалар | уллары: Изяслав, Мстислав, Юрий |
Әни | Аепина дщерь |
Әти | Юрий Долгорукий |
1174 елда баярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар - баяр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр иткәнчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.
Андрей Боголюбский җитәкчелегендәге гаскәрләр берничә тапкыр Идел буе Болгары дәүләте җирләренә һөҗүм иткән.
Бүләр
үзгәртүБүләр хакында елъязмалар буенча мәгълүмат: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Мөрәм кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.