Акита-ину

(Akita-inu битеннән юнәлтелде)

Акита-ину (японча 秋田犬) — Япониянең Хонсю утравы Акита вилаятендә килеп чыккан этләр токымы. Бүтән атамасы - Япон акитасы.

Акита-ину
японча 秋田犬
Файл:Japaneseakita.jpg
Чыгыш

Япония

Буе

ата эт: 67 ± 3 см

  • ана эт: 61 ± 3 см
Авырлыгы

ата эт: 35—45 кг

  • ана эт: 30—40 кг
Төр

Ау эте, шпицсыманнар

Теркәлгән

1964 ел

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Акита көчеге
Акита ана эте һәм көчек

Акита-ину - шпицсыманнарның иң зур Япония эте.

Борынгы заманда ауда алынган акита эте матаги кэн (яп. マタギ犬) - "зур җәнлеккә аучы эт" дип йөртелгән (икенче тәрҗемәсе "аюга аучы").

Озак вакыт дәвамында акита токымы аю, болан, кабан кебек зур җәнлекләргә аулау өчен кулланылган.

Акита 14 иң борынгы эт токымына карый, БЭК 2 меңьеллыктагы шпицсыман этләрнең калдыклары табылган.

VI гасырдан Япониядә акита токымы үстерелә башлый.

1868 елдан акиталар тоса-ину һәм мастиф белән кушылдырып, зуррак этләр чыгарылган.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында алман овчаркасы ешрак кулланылган һәм акита алман овчаркасы белән кушылдырыла башлый.

1945 елдан соң токым өч төргә бүленә: сугышчан акита, алман овчаркасы белән кушылдырылган акита һәм АКШта Америка акитасы чыгарылган.

Хатико

үзгәртү
 
Хатико

1932 елда бөтен Япониядә Хатико исемле акито-ину дан казана. Хатиконың хуҗасы үлгәннән соң, эт берничә сәгать эчендә хуҗаны вокзалда көткән. 9 ел дәвамында көн саен Хатико бер үк сәгатьтә вокзалга килгән һәм хуҗаның эштән кайтуын көткән.

Истәлек

үзгәртү

Хатико катнашында аңа һәйкәл ачылган.

Хатико үлгәннән соң, Япониядә мәтәм көне игълан ителгән.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында һәйкәл бетерелгән, ләкин Япония Хатико турында онытмаган һәм 1948 елда Сибуя вокзалы янында Хатикога яңа һәйкәл төзелгән.

Хатикога һәйкәл янында гашыйклар очрашу урыны булып тора, ә Хатико - Япониядә җан-тән белән бирелгәнлек, мәхәббәт һәм тугрылыкның символы санала.

Хатико турында тарих нигезендә берничә фильм төшерелгән: "Хатико тарихы" (1987, яп. ハチ公物語) һәм Ричард Гир катнашында ремейкы "Хатико: иң тугрыклы дус" (2009).

Әдәбият

үзгәртү