Африка колаклы тазкарасы
(Afrika qolaqlı grifı битеннән юнәлтелде)
Африка колаклы тазкарасы (лат. Torgos tracheliotus) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Тазкаралар ассемьялыгына керә.
Африкада, Гарәбстан ярымутравында таралган. Тәне озынлыгы - 115 см, канаты 3 м-га кадәр җитә ала. Авырлыгы 10-14 кг. Ак башлы тазкарага охшаган. Төсе - кара-көрән. Томшыгы кара. Муенының ян-ягында колакка охшаш тән катламы бар.
Үләксә белән туклана.
Бу — зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |