Ерткыч кошлар
(Ерткыч кош битеннән юнәлтелде)
Ерткыч кошлар — очуда ау белән тукланучы кошлар. Алар яхшы күрү, корбанны тотып алу яки үтерү өчен яраклы зур тырнаклар һәм томшыкка ия булалар.
Көндезге ерткыч кошлар күпчелеге лачынсыманнар (Falconiformes) отрядына керәләр:
- карчыга кошлар (Accipitridae)
- балыкчы карчыга кошлар (Pandionidae)
- катип кошлар (Sagittariidae)
- лачын кошлар (Falconidae)
- америка грифлары (Cathartidae)
Төнге ерткыч кошлар ябалаксыманнар (Strigiformes) отрядына керәләр:
- ябалак кошлар (Strigidae)
- чырылдавык ябалак кошлар (Tytonidae)
Ерткычларча яшәү рәвешен шулай ук сорокопутлар, кеа, марабу, карга кошлар (козгын, ала карга, саескан, чәүкә), поморниклар алып бара.