Абыз (Кама Тамагы районы)

Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы торак пункт
(Abız (Kama Tamağı rayonı) битеннән юнәлтелде)

Абыз, АбзавылТатарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы торак пункт.

Абыз
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Большесалтыковское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 0
Почта индексы 422831
Карта

Карамалы елгасы бассейнында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогыннан 20 км көнбатыштарак. Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Салтык исеме белән дә билгеле. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Абызда мәчет, 3 җил тегермәне, 2 ярмаяргыч, йон тетү бинасы, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 555,8 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 дән ТАССРның - Тәтеш, 1927 дән Буа кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Кама Тамагы, 1963 нең 1 февраленнән - Тәтеш, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

2010 елда даими яшәүчеләр юк. Халык саны: 1782 дә - 60 ир заты; 1859 да - 248, 1897 дә - 350, 1908 дә - 398, 1920 дә - 383, 1926 да - 239, 1958 дә - 85, 1970 тә - 48, 1979 да - 33, 1989 да - 10, 2002 дә - 0 кеше.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.